Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эхо Москвы" радиосында татарча тапшыру чыгачак


"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов
"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов

"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов эфирда "Татарча сөйләшәбез" дип аталган көндәлек тапшыру чыга башлаячагын белдерде.

"Суть событий" тапшыруында "Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов эфирда "Татарча сөйләшәбез" дип аталган тапшыру чыга башлаячагын белдерде.

"Улан-Удэда без "Эхо Москвы" радиосы белән берлектә "Говорим по-бурятски" дигән көндәлек тапшыру эшләргә килештек. Ә мин "Говорим по-татарски" ("Татарча сөйләшәбез") дигән тапшыру булдырырга карар иттем.

Татарлар - Мәскәүдә өченче урында торган этник халык, шуңа күрә татарча тапшыру эшләп карау теләге туды. Әзерлек тәмамлангач, тапшыру башта кечкенә форматта чыгачак. Аннан - карарбыз. Хәзер әлеге тапшыруны эшли алырлык кешеләр эзлибез", дип белдерде ул.

Узган елның декабрендә "Эхо Москвы в Уфе" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган бер минутлык яңа рубрика чыга башлаган иде. Әлеге рубрикада нинди дә булса бер хәбәр татар һәм урыс телләрендә укыла.

XS
SM
MD
LG