Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы "Эхо Москвы" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган рубрика чыга башлады


"Эхо Москвы в Уфе" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган бер минутлык яңа рубрика чыга башлады. Һәр көнне әлеге рубрикада нинди дә булса бер хәбәр татар һәм урыс телләрендә укыла.

"Татарча сөйләшәбез" рубрикасы Уфадагы иң актив дини мәхәлләләрнең берсе "Ихлас" оешмасы белән берлектә эшләнә. Дини эшчәнлектән тыш "Ихлас" төрле социаль һәм иҗтимагый проектлар да алып бара. Рубриканы булдыру артыннан йөрүчеләрнең берсе - тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Илнар Гарифуллин сүзләренә караганда, иң элек әлеге тәкъдим белән татар "Нур театрына чыкканнар. Ләкин театр җитәкчелеге баштарак проектта катнашырга әзер булуларын белдерсә дә, соңрак баш тарткан.

Башкорт теленә багышланган рубрика "Эхо Москвы в Уфе" радиосында быел җәй чыккан иде. Күптән түгел "Мари телендә сөйләшәбез" һәм "Иврит телендә сөйләшәбез" рубрикалары дөнья күрде.

Радиодан тыш, әлеге чыгарылышлар радиостанциянең Youtube-тагы каналына да куела. "Татарча сөйләшәбәез" тапшырулары башкорт, мари, иврит телендәгеләрдән күбрәк карала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG