Accessibility links

"Марҗа" һәм "марҗа түгел" язулы футболкалар сатудан алынган


"Святая" ширкәте саткан "марҗа" һәм "марҗа түгел" футболкаларын хәзер сайттан сатып алып булмый. Ширкәтне милләтара низаг тудыруда гаепләделәр.

Казандагы "Святая" ширкәте күптән түгел сата башлаган "марҗа" һәм "марҗа түгел" футболкалары сайтта инде юк. Ширкәтнең Instagram сәхифәсендә дә аларның фотолары юк. Кэш архивта футболкалар сатылуы күренә.

Дизайнерлар ак төсле футболкаларда "марҗа" һәм "марҗа түгел" язуларын урнаштырган. Аларда Татарстан һәм Русия байраклары урын алган.

Социаль челтәрләрдә әлеге бренд низаг тудырган. Берәүләр аны милләтара низаг тудыруда, урыс халкын кимсетүдә гаепли, башкалар исә "марҗа" сүзенең негатив төсмергә ия булмавын, бары тик тарихи атама булганын әйтә.

"Святая" вәкилләре дә язуларның "урыс" һәм "урыс булмаган" дип тәрҗемә ителүен әйтә.

XS
SM
MD
LG