Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак барс" өченче тапкыр Гагарин касәсен яулады


Уенда бердәнбер голны "Ак барс" уенчысы Роб Клинкхаммер кертте.

Казанның "Ак барс" хоккей такымы Гагарин касәсе финалының бишенче уенында Мәскәүнең ЦСКА такымын 1:0 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, Татарстан такымы бишенче тапкыр Русиянең КХЛ лигасында җиңде (1998, 2006, 2009, 2010, 2018). Бу - такымның өченче Гагарин касәсе.

Уенда булган бердәнбер голны өченче период башында "Ак барс" һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер кертте (ул чыгышы белән Канададан). "Ак барс" капкачысы Эмиль Гарипов капканы барлык 33 һөҗүмнән саклап калган. Әлеге хәл хоккейда "коры" матч дип атала.

Уеннар нәтиҗәләренә күрә тагын бер "Ак барс" уенчысы Джастин Азеведо (чыгышы белән шулай ук Канададан) Гагарин касәсе плей-оффының иң яхшы уенчысы дип аталды. Плей-офф уеннарында ул 9 шайба керткән һәм 15 тапкыр гол алды тапшыруы ясаган.

Уен Казанның "Татнефть Арена" стадионында узды. Гагарин касәсе финалында "Ак барс" биш уенның дүртесендә җиңде.

XS
SM
MD
LG