Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыш. Ике хәзрәт. Ике татар. Ике караш


Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев
Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев

Русиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация уңаеннан руханилар да фикер белдерә башлады, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп аларга киңәшләрен бирә. Күбесе Путин фәрманын хуплый. Йә турыдан-туры буйсынырга чакыра, яисә уратыбрак, бу эшне Аллаһка тапшырырга киңәш итә. 

Мәскәү мәчете имамы Шамил Әләүтдинов 23 сентябрь җомга көнне үзенең Инстаграм битендә "мобилизация вәгазе" урнаштырды. Кыска гына нотыгында ул килеп туган вазгыятьне "гаять катлаулы, үтә дә киеренке" дип бәяли. Ә менә "Нишләргә соң?" дигән соруга аның конкрет җавабы булмады, гомуми сүзләр белән генә котылып: "Үзегездән тормаган нәрсәләрне, Аллаһка тапшырырга өйрәнүне дәвәм итәргә кирәк" диде ул.

Мәскәү имамы өздереп әйтмәсә дә, күпләр аның сүзләрен Путин фәрманына буйсынырга чакыру дип аңлады. Украинага каршы сугыш башланганнан соң, март башларында Әләүтдинов "Русиягә сайлау мөмкинлеге калдырмадылар" дип әйткән иде. Ул постын имам соңрак бетереп ташлады.

Украинадагы сугыш. Ике хәзрәт. Ике татар. Ике караш
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев та Русиядәге мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы, чыгышы белән Донецкидан булган Сәид Исмәгыйлев сугыш башлангач ихтыяри булып Украина гаскәренә кушылды һәм кулына корал алып Ватанын саклый.

"Безнең Украин җирендә инде дистәләрчә мең русияле һәлак булган. Йөзләрчә меңе әсир булган, яраланган. Кулсыз, аяксыз калган. Соравым гади: бу сезгә кирәкме? Сез Кремльнең империячел амбицияләре өчен сугышырга телисезме? Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дип сорау бирә ул Ютубта урнаштырылган мөрәҗәгатендә.

Мондый хәлгә калмас өчен ул ике юл күрсәтә. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү. "Бу очракта әсирләргә мөгамәлә яхшы булачак, чәй бирербез, намазларыгызны укый алырсыз!, дип ышандыра элекке имам.

— Аллаһ күрә: без хак юлда, җиһад юлында. Безгә каршы сугышмагыз, без туган җиребезне яклыйбыз. Сезнең оятсыз мөфтиләрегез сөйләгәнне тыңламагыз, ди Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев.

Шулай итеп, ике хәзрәт, ике татар, ике караш. Берсе Русиядән, икенчесе —​ Украинадан. Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев. Сез кайсысының фикерен хуплыйсыз?

***

Русиянең башка руханилары да Путинның Украинага каршы сугышын ачыкча хуплап чыкты.

  • Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, үзен баш мөфти дип атаган Тәлгать Таҗетдин 22 сентябрь Уфада узган XIV "Традицион диннәрнең идеаллары һәм кыйммәтләре" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, Путин фәрманын үтәргә чакырды, үтәмәүчеләр Аллаһка каршы, Ватанга хыянәтче булачак, дип белдерде. "Яһүдиләр, православлар һәм без – мөселманнар Җир шарында сугыш янгыны чыкмасын өчен көчебезне берләштерергә тиеш, моны Аллаһ куша", диде ул.
  • Элегрәк Урыс православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл русияләрне сугышка барырга курыкмаска чакырды. "Курыкмыйча хәрби бурычыгызны үтәргә барыгыз. Исегездә тотыгыз: әгәр дә сез туган илегез өчен гомерегезне бирсәгез, мәңгелек йортка Ходай данына күмелеп керәчәксез" диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG