Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары 2023 ел шәхесе дип Лилия Чанышеваны атады


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Икенче урынны — җырчы Айгөл Гайсина, өченче урынны башкорт активисты Фаил Алсынов алды.

4 декабрь Азатлык Радиосы 2023 елга йомгак ясап, укучыларга ел шәхесе өчен тавыш бирергә тәкъдим итте. Ай дәвамында укучыларыбыз төрле кешеләр өчен тавыш бирде, үз намзәтләрен дә тәкъдим итте. Бүген нәтиҗә ясарга вакыт.

Тавыш бирү берничә платформада барды: Азатлык сайты, безнең Telegram һәм ВКонтакте сәхифәләребез, шулай ук Instagramда язылган тавышлар да саналды.

Ел шәхесе өчен тавыш бирүгә кемнәр тәкъдим ителде? Бу исемлеккә татар-башкорт дөньясы тормышындагы гамәлләре белән киң танылган, яки җәмәгать фикеренә нык тәэсир иткән кешеләр керде. Бу кешеләрнең быел актив булулары яки теге яки бу яктан быел еш телгә алынуы шарт булды.

Барлык платформаларда быел 2260 кеше тавыш бирде.

Искәрмә: әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык Радиосы сайты, ВКонтакте, Telegram, Instagram укучылары фикерләрен чагылдыра.

Җиңүче

Азатлык Радиосы тәкъдим иткән исемлектән иң күп тавышны быел активист, Уфада Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева җыйды. Аның өчен 739 кеше (32,7%) тавыш бирде. Шулай итеп, Азатлык укучылары быелгы ел шәхесе булып Чанышеваны атады.

Лилия Чанышева иҗтимагый эш белән 2010нчы еллардан бирде шөгыльләнә башлады. 2011 елда ул Русия думасына сайлауларда хәрәмләшү булдырмас өчен туры трансляция оештырды, шуннан соңгы елларда да сайлауларда күзәтүче булып эшләде. 2016 елда ул Башкортстан Корылтаена сайлауларда күпсанлы хәрәмләшүләр булуын белдерде.

2017 елда исә Лилия Уфадагы Навальный штабын җитәкли башлады һәм бу хәрәкәт кысаларында күпсанлы чаралар оештырды. Ул Башкортстанда гаделлек өчен һәм ришвәтчелеккә каршы көрәште. Бу эшчәнлек өчен ул Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә дә. 2021 елда Чанышева кулга алына. Быел исә ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

"Мемориал" оешмасы Чанышеваны сәяси тоткын дип таныды. Ул төрмәдә дә карашларыннан баш тартмый, гаделлек өчен көрәшә. Мәхкәмә утырышларының берсендә ул "Без бергәләп Русияне ирекле, тыныч һәм мәрхәмәтле ил итеп үзгәртә алачакбыз" диде.

Лилиянең ире Алмаз Гатин да хатыны өчен эчкерсез көрәшү үрнәге булып тора.

. Аңа тавыш бирәләр, рәхмәт, ул җиңәргә тиеш

Азатлык Радиосы Гатин белән декабрь башында гына сөйләшеп алган иде, без Чанышеваның төрмәдәге шартлары турында сораштык. Ул "Азатлык"та "Ел шәхесе" исемлегендә Лилиямне күреп куандым. Аңа тавыш бирәләр, рәхмәт, ул җиңәргә тиеш. Лилиягә бу хакта әйтәчәкмен, куаныр дип уйлыйм" диде.

Тагын кемнәр?

Тавыш бирүдә икенче урынны җырчы Айгөл Гайсина ("Аигел" төркеме) алды. Ул 534 тавыш җыеп, 23,63% казанды. Быел ул "Яндекс. Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор өчен тавышын яздырды. 2020 елда ул татарча "Пыяла" дип аталган альбом яздырган иде, 2023 ел азагында "Пыяла" җыры дөньяның топ-чартларына менде (бу җыр "Слово пацана" сериалында саундтрэк буларак кулланыла).

289 тавыш белән (12,79%) беренче өчлекне башкорт активисты Фаил Алсынов тәмамлый. Күпсанлы басымнарга карамастан, ул илдән китмәде, Башкортстанда яшәвен дәвам итә. 2023 елда аның республика башлыгы Радий Хәбиров белән низагы яңа дәрәҗәгә менде, Алсынов Хәбировны турыдан-туры аңа басым ясауда гаепләде.

Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  1. Лилия Чанышева – 739 (32,7%)
  2. Аигел / Айгөл Гайсина – 534 (23,63%)
  3. Фаил Алсынов – 289 (12,79%)
  4. Байбулат Батулла – 221 (9,78%)
  5. Ләйлә Латыйпова – 144 (6,37%)
  6. Юто Һишияма, Мидзуки Сакурама-Накамура – 131 (5,8%)
  7. Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы – 100 (4,42%)
  8. Рүзилә Киньябулатова – 57 (2,52%)
  9. Юлия Фәйзрахманова – 29 (1,28%)
  10. Майе Мустафаева һәм Мумине Салиева – 16 (0,71%)

Әлбәттә, барлык шәхесләр дә лаеклы, бу кешеләрнең эшчәнлеге саннар белән генә бәяләнми. Бу исемлектән тыш Азатлык Радиосы укучылары 2023 ел шәхесенә түбәндәге кешеләрне дә тәкъдим итте: Алсу Кормаш, Фәүзия Бәйрәмова, Наил Нәбиуллин, Айрат Дилмөхәммәтов һәм башкалар.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык Радиосы сайтында, безнең "ВКконтакте"дагы сәхифәдә, Telegram-каналыбызда, Instagramда танышып була.

Укучыларыбызны Яңа ел белән тәбриклибез, 2024 елда да татар-башкорт дөньясында лаеклы шәхесләр булсын!

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG