Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева колониягә ябылды. Ул нинди шартларда яши?


Пермь крае Березники шәһәрендә урнашкан 28нче колония бинасы. Лилия Чанышева шунда утыра
Пермь крае Березники шәһәрендә урнашкан 28нче колония бинасы. Лилия Чанышева шунда утыра

Лилия Чанышева Пермь крае Березники шәһәрендә урнашкан ИК-28 колониясенә ябылды. Ул 7,5 елга хөкем ителде. Аның ире Алмаз Гатин хатынына якынрак булырга дип Березники шәһәренә күчте. Андагы тормыш, төрмә шартлары, гаиләнең нинди каршылыклар узарга мәҗбүр булуы турында безнең материалда.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Төрмәгә утыртылган сәясәтче Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин соңгы ике елда мәхәббәт, тугрылык символына әверелде. Ул бернигә дә карамастан нахакка гаепләнеп кулга алынган хатынының азатлыгы өчен көрәшә. Бу җиңел бирелми аңа, әмма ир үҗәтләнеп гаделлек өстен чыгарга тиеш ди, өметен югалтмаска тырыша. Лилия Чанышеваны Уфадан Мәскәүгә алып киткәндә ул бар эшен ташлап аның артыннан чыгып китте. Ике ел дәвамында ул "Бутырка" тикшерү изоляторында утырган хатыны белән күрешә алмыйча азапланды, әмма бирешмәде, Лилия азат ителергә тиеш дигән шигарне кулыннан төшермәде. Хәзер дә хөкем карары чыгарылып, Лилия Башкортстаннан этап белән Пермь краена алып кителгәч, Алмаз шунда ук бөтен әйберен җыеп аның артыннан юлга чыкты. 1825 елның 25 декабрендә "самодержавие"гә каршы чыккан өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителгән ирләре артыннан хатыннары ничек чыгып китсә, 21нче гасырда бу хатыннарның язмышын татар ире Алмаз Гатин кабатлый.

Лилия Чанышева Пермь краеның Березники шәһәренә җибәрелде, анда ИК-28 колониясе урнашкан. Сәясәтче шушы төрмәдә утырачак. Монда вакытында "Pussy Riot" төркеменең солисты, сәяси активист Мария Алехина утырды. Ул бу төрмәнең беренче сәяси тоткыны булды. 10 ел үтүгә менә тагын билгеле шәхес — Лилия Чанышева. Алмаз Гатин хәзер Березникида, ул төрмәдән ерак булмаган җирдә фатир аерган. Бу — Лилиягә иң якын урын, биредә яшәячәкмен, ди ул. Шушы көннәрдә Березникида 40 градус зәмһәрир салкыннар. Алмаз белән аның ничек урнашуы, хатыны нинди шартларда утырганы, аның турында нинди мәгълүмат барлыгы хакында сөйләштек.

Алмаз Гатин хатыны Лилия Чанышева утырган төрмәгә якын җирдә фатир тапкан, шунда яши
Алмаз Гатин хатыны Лилия Чанышева утырган төрмәгә якын җирдә фатир тапкан, шунда яши

— Алмаз әфәнде, Лилия артыннан китү сезнең карармы? Лилия бу хакта белә идеме?

— Эш болай булды, Лилия әле Дүртөйле изоляторында утырганда ук Мәскәүгә, ФСИНга хат язган иде. Пермьгә түгел, Чиләбедәге 5нче колониягә җибәрүләрен үтенде. Ни өчен? Чиләбе Уфага якынрак, туры поезд йөри. Миңа да, туганнарга да килеп йөрү уңайлырак. 400 чакрым гына. Ә Пермьгә туры тимер юл юк, урап Екатернибур аша гына җитеп була. Машина белән барсаң, 700 чакрым. Аннары Пермьнең 28нче колониясе турында төрле имеш-мимешләр йөри, ул элек кырыс шартлы колония булган, хәзер гомум режимлы санала, барыбер шартлар куанырлык түгел, кешеләргә мөнәсәбәт каты, диләр. Тик бу хатка рәсми җавап булмады. 14 ноябрьдә үзем дә ФСИН кешесе белән сөйләштем, Лилия Чанышевага карата карар инде бар, аны этап белән 14-16 нобрьдә алып китәргә тиешләр дип ычкындырды. Документ килгән булып чыккан. Икенче көнне мин адвокат белән Дүртөйле изоляторына киттем. Күрешү турында гариза яздым, 16 ноябрь без күрештек. Лилия Пермьгә китәчәкмен диде, кирәк ризыкларны сорады. Иртән тапшырдым. 17 ноябрь кичендә алып киткәннәр булып чыкты. Мин аны югалтырмын дип курыктым, кая алып киттеләр, кайда тоталар — билгесез. Бер авыз пеште, аны югалткан идек, аның кайда булуын әйтмәделәр. Шуңа "Син ялгыз түгел" дигән проектны җәелдердем. Лилияне якынча нинди маршрут белән алып китәчәкләрен чамаладык һәм шул юлда нинди тикшерү изоляторлары бар, кешеләрдән шул адресларга Лилия исеменә хатлар язуны сорадым. Кайдан җавап бирәчәк, димәк Лилия шунда булып чыга, аны таба алачакбыз. Нәтиҗәсе булды. Чиләбенең 3нче тикшерү изоляторына килеп урнашуга аңа хатлар тапшырганнар. Җавап бирде.

10 тоткынны алып киткәннәр, вагонда тынчу, кысан, тәмәке исе, сасы булган

Аны анда ирләр корпусына урнаштырганнар, салкын, тычканнар йөри дип язган иде. Ә тимер юл белән барганда берьюлы 10 тоткынны алып киткәннәр, тынчу, кысан, тәмәке исе, сасы булган. Моннан тыш поезд тиз барган, селкеткән, йоклап булмаган. Бер генә теләк - каядыр барып җитеп йоклау иде дип аңлатты Лилия. Маршрут мондыйрак булган: башта Уфага алып килгәннәр, аннары Чиләбегә, аннары Екатеринбурга, аннары Пермьнең 5нче тикшерү изоляторы. 10 көн эчендә Пермьгә җиткергәннәр булып чыга. Пермь изоляторы турында белү белән мин 26 ноябрь төнендә юлга чыктым. 27 ноябрьдә иртәсендә Пермьнең 5нче СИЗОсы янында басып тордым. Беренче "передача"ны бирдем, очрашуга керә алдым. Интеккән инде, әмма афәрин, төшенкелектән сыгылып төшмәгән. Ул хөкем карарын кабул итми, ул үзенең гаепсез булганын белә, мин дә шул ук фикердә. Әмма язмыш безгә шундый сынау узарга биргән.

Пермьгә китү — минем карар. Кая алып китсәләр дә мин аның янына китәр идем. Декабристлар артыннан хатыннары киткән иде, ә 21нче гасырда мин декабрист иргә әверелдем. Лилия каршы булды, борчылма, йөрмә, диде. Әмма миңа аңа никадәр якын булсам, шулай уңайлырак, тынычрак.

— Березникага алып китү ничек булды?

— 27 ноябрьдә күрешкәч, аны Березники колониясенә поезд белән алып китәчәкләрен әйтте. Гәрчә Пермьнән ул 150 чакрым гына. Автозакка утырт та алып кит бит инде. Юк. Алай эшләмәделәр. Аны Пермь изоляторыннан алып Екатеринбурга кадәр тимер юл белән алып киттеләр. Узып баручы поездны шактый көткәннәр. Махсус вагон ул. Аннары Пермь крае Соликамски шәһәренә җиткәннәр. Аннары инде автозакка утыртып 28нче колониягә алып киткәннәр.

27 ноябрьдә мин 1 декабрьдә посылка бирәм дип чиратка язылдым. 30 ноябрь Пермьнең 5нче СИЗОсына килдем, Лилия изолятордамы, юкмы дип белештем. Әйе, әйберләрне алып килерсез диделәр. 1 декабрь килдем, ә миңа Чанышева изоляторда юк диделәр. Төнлә алып киттеләр диделәр. Нишлисе, 1 декабрь әйберләремне җыйдым да, ул бер букча инде, Березникага чыгып киттем. Лилия Березникага 4 декабрьдә, көндезге 12дә килеп җитте. Әлегә очрашу булмады.

— Березники ниндирәк шәһәр? Ничек һәм кайда урнаштыгыз?

Яшәгән урыным колониягә якын

— Березникига эләгер өчен Пермьнән автобус белән ике сәгатьлек юл узасы. Әллә ни зур түгел ул, якынча 130 мең кеше яши дип укыдым. Гап-гади сәнәгать шәһәре. "Уралхим", "Уралкалий", "Ависма", сода җитештерү заводлары бар. Кешеләр шунда эшләп көн күрә. Иң куанычлысы - яхшы кешеләр. Гади, ачык күңелле. Социаль челтәрләрдә минем Березникага киткәнне күреп алучылар шунда ук: "Алмаз, нинди ярдәм кирәк?" дип язды. Яңа шәһәрдә берни белмәгәндә кыен, ә алар кайда урнашырга, кайда фатир аерып була, кайда ниләр сатып алырга, бәяләр нинди — барысын да өйрәтеп, аңлаттылар. Рәхмәт, бу да зур ярдәм. Яшәгән урыным колониягә якын.

— Очрашу булмаган, әмма кирәк-яракларны тапшыра алдыгызмы? Колония ничек эшли?

— Төрле кирәк-яракларны бирү ноктасы пәнҗешәмбе һәм якшәмбе эшли. Берничә сәгать кенә, атнакич 12.30дан кичке 5кә кадәр, якшәмбе көндезге икедән кичке 5кә кадәр. Шул вакытта өлгерергә тиешсең. Посылка бирәм дисәң, колониянең ишек төбенә иртәнге 7гә яки 8гә үк килеп басасы, чиратны алып куймасаң, кирәк-яракларыңны тапшыра алмыйсың. Мин дә килдем. Караңгы, салкын. Миңа кадәр инде ун кеше басып тора иде. Якшәмбе көнне таңнан ук килеп басарга кирәк. Иртәнге 6га килеп басмасаң, посылканы тапшыру чиратынанан төшеп каласың. Якшәмбе өч кенә сәгать эшлиләр.


Бер кешедән посылка кабул итүгә 15-20 минут вакыт уза. Ике кеше карап кабул итә. Паспортны бирәсең, махсус документ тутырасың, алар үз исемлеге аша кеше төрмәдә бармы, юкмы, кем булуыңны тикшерәләр. Ризыкны да тикшерәләр, җитештерү вакытын карыйлар. Бер посылканың күләме 20 килограммнан артырга тиеш түгел. Минем алып килгән ризыклар, кирәк-яраклар 17,3 кг булды. Тоткын үзендә 36 кг ризык һәм кирәк-ярак тота ала, айга шундый лимит. Аны тикшереп торалар.

Ит, балык ризыкларын алдым, яшелчә, җимешләр, эремчек, каймак, боткалар, чикләвекләр, татлы ризыклар алып бардым. Туңдырма сатып алып килдем әле! Лилия ике ел буена туңдырма ашаганы юк иде, чөнки тикшерү изоляторына аны алып килү тыела. Төрлесен ашасын дип тырышачакмын, рационы файдалы булсын, миңа аның сау-сәламәт булуы мөһим. Җылы киемнәрне дә бирдем, өшемәсен дидем.

— Березникида салкыннар дидегез, колониядә ничек икән шартлар? Колонияне ничек тасвирлар идегез?

— Мин килү белән 28нче колония җитәкчесенең урынбасары белән очраштым. Ул Лилия монда дип раслады. Хатыным ике атна дәвамында карантин узарга тиеш. Медицина тикшерүе узачак дип аңлаттылар, аннары төрмәдә һөнәр үзләштерергә, укырга җибәреләчәк дип аңлатты. Аларның тегү цехы бар. Лилия дә, мин дә, туганнары да очрашуны сорап мөрәҗәгать итә ала диде. 10 көн эчендә Лилиянең минем белән дә, әти-әнисе белән сөйләшергә мөмкинлек булачак дип вәгъдә иттеләр.

Колония җитәкчесе катырак сөйләшә, әмма бөтен сорауларга җавап бирде. Уставтан тыш мөнәсәбәтләр юк, басым ясалмый диделәр. Шартлар үтәлсә, бернинди дә проблем юк, диде.

Колонияне тыштан гына күрдем, төрмә зур территорияне били, анда берничә бина. Ике, дүрт катлы биналар да бар. Иске инде алар. Мин анда кермәдем, администарция утырган өлешендә генә булдым. Тәрәзәләр пластик дип күрдем. Төрмәне җылы белән тәэмин итә торган аерым котельная эшли, кайнар су бар, җылы дип әйттеләр. Ризыкландыру белән дә проблем юк диделәр. Медицина хезмәте ничек куелган — белмим. Аны Лилия соңрак әйтер, бәлки.

Төрмә территориясе зур, анда берничә бина бар, алар иске, ди Алмаз
Төрмә территориясе зур, анда берничә бина бар, алар иске, ди Алмаз

— Мондый даими посылкаларны җибәрер өчен акча кирәк, әле үзегезгә дә яшисе бар, фатир өчен түлисе, юл чыгымнары… Үзегез нинди эштә эшлисез?

— Дөрес, акча күп кирәк. Санап карасаң, шактый килеп чыга. Ике елдан артык Лилия тикшерү изоляторларында утырды, тегендә-монда йөрттеләр аны. Бу вакыт эчендә мин 2,5 млн сум акча тоттым. Лилия белән яшәр өчен фатир сатып алыр өчен җыя башлаган акчаларымның бер өлеше ул. Өй сатып алырга насыйп булмады, бу акча Лилиягә азык-төлек, дарулар, җылы киемнәр, хуҗалык тауарларын, кирәк-яраклар сатып алырга, янында булыр өчен фатир арендасын түләүгә, транспортка тотылды. Әле эшкә урнашып өлгермәдем, ул мәсьәләне дә хәл итәсе булачак.

— Бу сорауны бирү авыррак, шулай да, колониягә урнашу белән ниндидер тотрыклылык сизелә башладымы? Тикшерү изоляторында утыру вакыты иң авыры, диләр тоткыннар. Шулаймы ул?

— Әлегә чагыштыра алмыйм, мин тикшерү изоляторын гына беләм. Әмма кешеләр, чыннан да, колониядә җиңлерәк, диләр. Ризык мәсьәләсе дә җиңелрәк куелган, аннары очрашулар да каралган. Мәскәү, Уфа, Дүртөйле изоляторларында утыру, аннары озын-озак этап юлын узу, Чиләбе, Екатеринбур, Пермь изоляторларында утыру, көтү — болар нык авыр. Хәзер менә яңа нокта. Ничек булыр — белмим. Әмма ул кайда гына утырса да аны иреккә чыгару көрәшен туктатмаячакмын.

— Сезнең Березникага китүегезне белгәч, әниегез, Лилиянең әти-әнисе ни диде?

— Ни дип әйтсеннәр инде алар? Ике ел элек мин Лилия артыннан Мәскәүгә ничек чыгып киттем — бу юлы да шулай итәчәкмен, дидем. Алар аны аңлап кабул итә. Әйе, авыр. Әмма Лилиянең иреккә чыгуы, аның тормышын җиңеләйтер өчен кулымнан ни килә, шуны башкарачакмын.

Хәзер очрашуны рөхсәт итүләрен көтәм. Лилияне күрәсем, кочаклыйсым килә. Сагындым.

— Мондый яшәешне һәр кеше кабул итә алмый, сына, арый, талчыга, ахыр чиктә кул селти. Сез кайдан көч аласыз, Алмаз?

Аның мине яратуы, мин аны яратуым — Аллаһның бүләге

— Лилиягә булган мәхәббәтем һәм безнең бернинди дә гаепле булмавыбыз һәм ахыр чиктә барыбер хакыйкатьнең өстен чыгачагына ышану. Яхшы кешеләрнең күп булуы да ышаныч тудыра. Юлымда битараф булмаучы, ярдәм итәргә ашкынып торучы, мәрхәмәтле кешеләрне күп очраттым. Гаиләм дә теләктәшлек күрсәтә. Бу да көч бирә. Лилия минем өчен җирдәге фәрештә, нур чыганагым, аның мине яратуы, мин аны яратуым — Аллаһның бүләге.

Ноябрьдә бик авыр хис иттем үземне, әмма ул сазлыктан чыктым, янә аякка бастым, атлавымны дәвам итәм. Тормыш көчле, тагын да көчле булырга өйрәтә.

Журналистларга рәхмәт, Лилия турында бүген беләләр икән, бу — аларның хезмәте. Азатлыкта Ел шәхесе исемлегендә Лилиямне күреп куандым. Аңа тавыш бирәләр, рәхмәт, ул җиңәргә тиеш. Лилиягә бу хакта әйтәчәкмен, куаныр дип уйлыйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG