Татар сәяси тоткын белән элемтә өзек, аның турында хәбәрләр бик аз. Аның дуслары, аның иреге өчен көрәшүче активистлар Мифтахов мәрхүм сәясәтче Алексей Навальный язмышын кабатлый ала дип курка.
Тумышы белән Башкортстаннан 56 яшьлек Роберт Газыймуллин Германиядән сәяси сыену сораган. Русиядә аны экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Германиягә киткәнче ул Мисыр һәм Украинада яшәп алган. Ни сәбәпле Русиягә кайта алмавын Газыймуллин Азатлык Радиосына сөйләде.
Шушы көннәрдә берничә кырымтатарны аерым камераларга ябып җәзалаганнар. Сәбәбе — аларның иртәнге намаз кылулары. Төрмә җитәкчелеге моны төрмә тәртипләрен бозу дип бәяләгән һәм мөселманнарны өстәмә җәзага тарттырган. Кырымтатарларны Русия төрмәләрендә ничек мыскыл итәләр? Шул хакта сөйлибез.
Ни өчен Русиянең экстремизмга каршы яңа Стратегиясендә сепаратизм һәм деколонизация тарафдарларына көрәш игълан ителгән?
"Минем якташлар. Горурланам!" Бу сүзләрдә терроризмны аклау бар дип саный ФСБ вәкилләре. Сүзләр бер ел элек әйтелгән булса да, Чиләбе өлкәсенең Сатки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Бахаревага быел яңа җинаять эше ачылды.
Белгечләр бүген Русия төрмә тормышы “кызылларга” һәм “караларга” гына түгел, “яшелләргә” дә (мөселман тоткыннарына) бүленә дип саный.
дәвам