Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русияне ирекле, тыныч, мәрхәмәтле ил итеп үзгәртик". Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде


Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә, 14 июнь 2023
Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә, 14 июнь 2023

Бүген, 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте. Мәхкәмә карары әлегә үз көченә кермәде. Адвокатлар хөкем карарын шикаять итәргә җыена.

Лилия Чанышеваны Навальный штабларының башка элекке җитәкчеләре кебек үк, оппозиционер белән бәйле оешмаларны Русиядә "экстремист" дип танып, эшчәнлекләрен тайганнан соң 2021 елда кулга алдылар. Уфадагы штабны җитәкләгәнче дә Лилия Чанышева Башкортстанда билгеле кеше иде: ул коррупция турында тикшеренүләр чыгарды, Куштау шиханын эшкәртүгә каршы протестларны хуплады. Җирле хакимиятләр аны Уфа шәһәр шурасы сайлауларына үткәрмәде.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Бүген Лилия Чанышевага теләктәшлек күрсәтергә 40лап кеше килгән иде. Ул килүчеләргә мөрәҗәгать итеп болай диде: "Үзегезгә ышаныгыз, яхшы якка үзгәрешләр булсын дип тырышып эшләгез, хатлар языгыз. Сез миңа бик кирәк, сез башка сәяси тоткыннарга кирәк, сез бу бәхетсез илебезгә бик кирәк. Мин дә төшенкелеккә бирелмәячәкмен. Без бергә Русияне ирекле, тыныч һәм мәрхәмәтле ил итеп үзгәртә алачакбыз".

Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко хөкем карарын канунсыз, нигезсез дип атады. "Бу – сәяси карар. Иртәме, соңмы бу карар гамәлдән чыгарылачак, Лилия Чанышева акланачак. Мин моны тәҗрибәмә таянып, ышанып әйтәм", диде ул.

29 майда соңгы сүзен әйткәндә Чанышева үзе дә эшне сәяси дип атаган иде. "Минем җинаять эше – сәяси. Шуңа үземне хөкем ителүче кебек хис итмим", диде. Ул үзен көндәш ирләр – Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан эзәрлекләнүче сәясәтче хатын-кыз дип белдерде. "Сәясәтче – һөнәр ул. Шуңа күрә минем өчен гаепне тану – укытучыга укытучы булу, табибка табиб булу гаебен тану белән бер. Сәясәттә мин ялгыз түгел", диде ул.

Лилия Чанышева хөкемдарга мөрәҗәгать итеп, үзенә әни булу форсатын бирергә дә үтенде:

"Сез – хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин инде бала таба алмаячакмын. Миңа әни булу форсаты бирегез", диде ул соңгы сүзендә.

Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин да бүгенге хөкем карарыннан соң үз фикерен җиткерде.

"Бу хөкем карарына йөрәгем сыкрый. Әмма мин хатынымның иреккә чыгуы өчен көрәшемне дәвам иттерәчәкмен. Без көрәшәчәкбез. Бу карарны шикаять итәчәкбез. Аппеляция, кассация мәхкәмәсен дә узачакбыз. Лилияне иреккә чыгарачакбыз", диде ул.

Бу эш кысаларында тагын бер гаепләнүчене – активист Рөстәм Мөлеков экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табылды, аңа 2,5 ел гомуми тәртипле колония бирелде.

  • Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә экстремизмда гаепләнеп кулга алынды. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
  • 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
  • Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык барды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG