Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин — сугыш ул!" Лилия Чанышева мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Соңгы сүзен әйткәндә Лилия Чанышева үзенә ачылган эшне сәяси дип атаган. "Минем җинаять эше – сәяси.  Шуңа үземне хөкем ителүче кебек хис итмим", дигән. Хөкем карары 14 июньдә чыгарыла. Прокурорлар аңа 12 ел бирергә сорый.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә үткән ябык утырышта соңгы сүз белән чыгыш ясады. Аның сөйләгәннәрен сәясәтче Алексей Навальный такымы чыгарды.

Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Соңгы сүзен әйткәндә Лилия Чанышева үзенә ачылган эшне сәяси дип атаган. "Минем җинаять эше – сәяси. Шуңа үземне хөкем ителүче кебек хис итмим", дигән. Ул үзен көндәш-ирләр: Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан эзәрлекләнүче сәясәтче хатын-кыз дип белдергән.

"Сәясәтче – һөнәр ул. Шуңа күрә минем өчен гаепне тану – укытучыга укытучы булу, табибка табиб булу гаебен тану белән бер. Сәясәттә мин ялгыз түгел", дип искәрткән.

Чанышева Хәбиров чорында Башкортстанда сивил активистларга һәм табигатьне яклаучыларга һөҗүмнәр башланды, "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныдылар, аерым алганда сәясәтче Айрат Дилмөхәмәтовны утырттылар, диде.

Аның сүзләренчә, Башкортстанда "яшәү бөтен кеше өчен дә куркыныч, чөнки Хәбиров куәт алымнарын сивил карашларын белдерүче хатын-кызларга карата да кулланды".

Чанышева үзе сак астында утырган чакта Путинның сәясәтчеләр Алексей Навальныйны, Владимир Кара-Мурзаны, Андрей Пивоваровны, Евгений Ройзманны (штрафка тартылды-ред.), һәм башкаларны "хөкем итәргә җитешүен" әйтте. Путин хатын-кызларны да аямады: журналист Мария Пономаренкога алты ел колония бирделәр, рәссам Саша Скочиленко мәхкәмәсен көтә, режиссер Женя Берковичны һәм сценарий язучы Светлана Петрийчукны эзәрлеклиләр, диде ул.

"Минем һәм ватандашларымның сәяси хокукларын бозу эзлекле бара. Бу исә Путинның күптәннән үзгә фикер йөртүне бетереп, кешеләр һәм хөкүмәт арасында дошмани вазгыять тудырырга теләве, моны бердәнбер максат белән – 2024 елда хакимиятне тотып калу өчен эшләве турында сөйли. Әмма Путин – ул коррупция, түбән хезмәт хаклары һәм пенсияләр, аска тәгәрәүче икътисад һәм артучы бәяләр. Путин – сугыш ул! Һәм бу һәркемгә кагылды да инде", дигән Лилия Чанышева.

"Хөрмәтле хөкемдар! Сез минем өчен хөкемдар гына түгел, минем сайлаучым да. Процесс вакытында үземнең уңышларым турында сөйләдем. Сәясәтче, хатын-кыз буларак, мине хуплагыз һәм мин сезне башкаручы хакимиятнең канунсыз басымыннан коткару өчен барысын да эшләячәкмен. Республикабызда коррупция, канунсызлык белән көрәшемне дәвам итәчәкмен. Сез хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин инде бала таба алмаячакмын. Миңа әни булу форсаты бирегез", дигән Лилия Чанышева соңгы сүзендә.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
  • 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
  • Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG