Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр режиссер Беркович һәм драматург Петрийчукны кулга алуны таләп итә


Женя Беркович мәхкәмәдә, SOTA фотосы
Женя Беркович мәхкәмәдә, SOTA фотосы

Режиссер һәм драматург террорчылыкны аклауда гаепләнә.

Тикшерүчеләр "Финист Ясный Сокол" спектаклен куйган режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчукны террорчылыкны аклауда гаепләп сак астына алуны таләп итә. Бу хакта "Медиазона"хәбәр итә.

Беркович һәм Петрийчукны кичә тоткарлаганнар. Бүген Мәскәүдә мәхкәмә утырышы уза. Мәхкәмә бинасы янында 100гә якын кеше җыелган.

"Финист Ясный Сокол" спектакле хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән. Ул өч ел элек Мәскәүдә куелды, 2022 елда ике "Алтын битлек"бүләге алды.

"Новая газета" басмасы Беркович һәм Петрийчукны яклап петиция чыгарды.

"Без режиссерларны, драматургларны, артистларны, гомумән, кемне дә булса спектакль өчен кулга алуга каршы. Без гаепләү ялганына каршы: режиссер Евгения Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук эшендә террорчылыкны аклауның әсәре дә юк, "Финист Ясный Сокол" пьесасы һәм спектакле, киресенчә, террорчылыкка каршы өндәү булып тора", диелә петициядә. Анда шулай ук Берковичның сугышка каршы шигырьләре турында да әйтелә. Без террорга һәм аны аклауга каршы. Шагыйрьләрне түгел, үтерүчеләрне эзәрлекләгез!" диелә петициядә.

  • Женя Берковичка каршы әләкне ике ел элек Кремль яклы НОД хәрәкәте активистлары тапшырды, дип хәбәр итә "Черта" басмасы. 2021 елның маенда алар "Финист Ясный Сокол" спектаклен "Русиянең иминлегенә янаган", "Русиягә каршы" спектакль дип атады.
  • "Финист Ясный Сокол" пьесасына экспертизаны Украинадагы сугышны яклаучы, үзен дин белгече дип атаган Роман Силантьев үткәргән. Адвокатлар мәгълүматынча, җинаять эше 10 апрельдә үк ачылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG