Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Хөкем карарын игълан иткәндә утырыш залына бары тик дәүләт агентлыкларын гына керттеләр, калган журналистларны (50ләп кеше) трансляция бүлмәсенә җибәрделәр, дип хәбәр итте “Медиазона”. Гаепләнүчене мәхкәмә залына керткәндә трансляция бүлмәсендә тавышны сүндергәннәр.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән оппозиционер-сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Бу хакта мәхкәмәдән "Интерфакс" хәбәрчесе җиткерде.

17 апрельдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе хөкем карары игълан ителде. Кара-Мурзаның мәхкәмә утырышлары Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә мартта башланды һәм ябык тәртиптә узды, чөнки җинаять эше материаллары яшерелгән иде.

Хөкем карарын игълан иткәндә утырыш залына бары тик дәүләт агентлыкларын гына керттеләр, калган журналистларны (50ләп кеше) трансляция бүлмәсенә җибәрделәр, дип хәбәр итте "Медиазона". Гаепләнүчене мәхкәмә залына керткәндә трансляция бүлмәсендә тавышны сүндергәннәр.

6 апрельдә дәүләт гаепләве Кара-Мурзаны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Хәзерге вакытта дәүләткә хыянәт турындагы маддә нигезендә иң күбе 20 елга иректән мәхрүм итәләр, әмма Кара-Мурзаны башка җинаятьләрдә дә гаепләп, бу мөддәтне озынайта алдылар.

10 апрельдә оппозиционер соңгы сүз белән чыгыш ясады. Ул гаепсез булуын белдерде һәм кылган гамәлләренә горурлануын әйтте.

Сәясәтче Кремль режимының ни дәрәҗәдә куркыныч булуына русияләрне җитәрлек дәрәҗәдә ышандыра алмадым дип искәртте. Ул иртәме соңгы Русия җәмгыяте үзгәрер дип өметләнүен белдерде.

  • Былтыр апрель аенда Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, мәхкәмә Кара-Мурзаны сак астына япты. Ул - сугышка каршы протестлар башлангач кабул ителгән, гаскәр турында фейклар тарату кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән буларак ябылган кешеләрнең берсе.
  • Аңа каршы дәүләткә хыянәт, гаскәр турында "фейклар" тарату һәм "Ачык Русия" ("Открытая Россия") белән эшләве өчен, "теләнмәгән" оешма эшчәнлеген тормышка ашыру турында өч җинаять эше ачылды.
  • Русия журналистлары, сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылары Владимир Кара-Мурзаны азат итүне таләп итте. Әлеге хатны 70ләп кеше имзалады. "Прокурор фикеренчә, аның халыкара форумнарда сугышны, Путин Русиясендә хакимияткә каршы булучыларны эзәрлекләүләрен хөкем итеп чыгыш ясавы – хыянәт булып тора. Прокурор фикеренчә, бу сүзләр үтерү җинаяте кылуга тиң", диелгән иде хатта.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG