Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Кара-Мурзага дәүләткә хыянәт турында яңа җинаять эше ачылган


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Тикшерү фикеренчә, Кара-Мурза “озак вакытлар НАТО илләренең берсе белән хезмәттәшлек иткән” диелә.

Тикшерү изоляторында утыручы оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзага каршы тагын бер җинаять эше ачылган, аны дәүләткә хыянәттә гаеплиләр. Бу хакта тәртип саклау оешмаларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Элегрәк җинаять эше ачылуын чыганагына таянып RT телеканалы да җиткергән иде.

Тикшерү фикеренчә, Кара-Мурза "озак вакытлар НАТО илләренең берсе белән хезмәттәшлек иткән", ди ТАСС чыганагы. Төгәлрәк мәгълүмат китерелми.

Апрель аенда Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, мәхкәмә Кара-Мурзаны сак астына япты. Ул сугышка каршы протестлар башлангач кабул ителгән, армия турында фейклар кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән буларак ябылган кешеләрнең берсе. Моңа Американың Аризона штаты канун чыгаручылары алдында ясаган чыгышында Русия хакимиятләренең гамәлләрен һәм Украинага һөҗүмне хөкем итүе сәбәп булды.

Шул ук вакытта Кара-Мурзаны теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләделәр.

Әлегә сәясәтченең адвокатлары яңа җинаять эшенә кагылышлы фикер белдермәде.

Быел сентябрь башында дәүләткә хыянәттә гаепләнеп "Коммерсантъ"ның элекке жуналисты Иван Сафронов хөкем ителгән иде. Аны 22 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Сафронов исә бу хөкем карарын "юмартлык" дип атады һәм террорчылар, үтерүчеләр, маньякларга да бу кадәр бирмиләр диде.

Ул үзенең гаепсез булуын әйтә һәм җинаять эшен журналистика эшчәнлегенә бәйле ачылган дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG