Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Иван Сафроновны 22 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр


Иван Сафронов
Иван Сафронов

Шулай ук Сафроновка 500 мең сум штраф сукканнар һәм азат ителгәннән соң ике елга иреген чикләгәннәр. Журналистның яклаучысы бу хөкем карарын шикаять итәчәген әйткән, моның өчен 10 көн вакыт бирелә.

Журналист Иван Сафронов дәүләткә хыянәттә гаепле дип табылды һәм 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары бүген, 5 сентябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә чыкты.

Шулай ук Сафроновка 500 мең сум штраф сукканнар һәм азат ителгәннән соң ике елга иреген чикләгәннәр. Журналистның яклаучысы бу хөкем карарын шикаять итәчәген әйткән, моның өчен 10 көн вакыт бирелә.

Иван Сафроновка теләктәшлек белдерер өчен мәхкәмә утырышына туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килде. Алар журналистны басып алкышлап, "Азатлык" дип кычкырып озатты.

ФСБ фаразынча, 2015 елда Сафронов Русия һәм Германия ватандашлыкларына ия сәясәтче Демури Воронинга Сүриядәге Русия гаскәрләре турында белешмәләр биргән, ә 2017 елда үзенең дусты – чех Мартин Ларыш аша Чехиянең махсус хезмәткәрләренә яшерен мәгълүмат тапшырган.

Иван Сафроновка дәүләт гаепләве 24 ел колония сораган иде. Дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә иң күбе 20 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әмма Сафроновны бу җинаятьнең ике эпизодында гаепле дип таптылар, бу мөддәтне озынайтырга мөмкинлек бирде.

Фикер алышулар алдыннан прокуратура Сафроновка гаебен тануны сораган, моңа алмашка җәза мөддәтен ике тапкырга киметеп, 12 елга иректән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән. Сафронов баш тарткан, бу хакта адвокат Евгений Смирнов язды.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Сафронов эшен ябык тәртиптә быел апрельдә карый башлады. Мәхкәмә утырышларында гаепләүнең һәм яклау ягының берничә шаһитыннан сорау алдылар. Адвокатлар фикеренчә, Сафроновның гаепле булуын раслардай дәлилләр китерелмәгән.

Күптән түгел "Проект" басмасы журналистка ачылган эшнең гаепләү карарынбастырды.

"Проект" искәртүенчә, Лариш һәм Воронин чынлап та чит илләрнең махсус хезмәтләренә эшләгән булса да, Сафроновның моны белүе турындагы дәлилләр гаепләү карарында юк.

Тикшерүчеләр Сафроновка яшерен белешмәләр тапшырган бер генә түрәне дә тапмаган.

Гаепләү карарында яшерен дип аталган бөтен мәгълүматны да журналистлар ачык чыганаклардан таба алган. Сафронов үзе дә шулай ди. Ул мәхкәмәдән "Проект" текстын эш материалларына кушуны сораган, әмма аның бу үтенечен мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Мәгълүмат чараларында Иван Сафроновның Русия гаскәре, галәм һәм хәрби сәнәгате турында шау-шу тудырган язмалары чыккан иде. Тикшерүчеләр җинаять эзәрлекләве Сафроновның эше белән бәйле булуын кире кага, әмма алар аңа элегрәк журналист чыганакларын ачып бирергә һәм мәхкәмәгә кадәр килешү төзергә тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG