Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәясәтче Владимир Кара-Мурзага Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында җинаять эше ачылган


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Эшне ни сәбәпле ачулары әйтелми.

Русиянең Тикшерү комитеты оппозицион сәясәтче Владимир Кара-Мурзага Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә эш ачкан. Бу хакта Facebook-та адвокат Вадим Прохоров хәбәр итте.

Яклаучы сүзләренчә, хәзерге вакытта Кара-Мурза Тикшерү комитетында, аннан сорау алалар. Эшне ни сәбәпле ачулары әйтелми.

Кара-Мурза 11 апрельдә Мәскәүдә, полицияне күргәч "хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, үзен адекват тотмавы" һәм качарга тырышуы өчен тоткарланган иде. Икенче көнне Мәскәүнең Хамовники районы мәхкәмәсе аны полициягә буйсынмауда гаепләп, 15 тәүлеккә кулга алды.

Бүген, 22 апрельдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Кара-Мурзаны кулга алуларына шикаять каралырга тиеш.

Адвокат Вадим Прохоров бу утырышка сәясәтчене китермәсләр дип фаразлый.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның мартында, башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырды.

Аерым алганда, комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Русиянең сугыш башлаган сәяси җитәкчелеген "хәрби җинаятьчеләр" дип игълан итәргә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG