Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәрәкәт юнәлешен үзгәрткән" өчен тоткарланган сәясәтче Кара-Мурза 15 тәүлеккә кулга алынган


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, 2022 елның мартында башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырган иде.

Сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны полиция хезмәткәрләренә буйсынмавы өчен 15 тәүлеккә кулга алганнар.

Кара-Мурзаны полицияне күргәч "хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, үзен адекват тотмавы" өчен 11 апрель кичендә тоткарлаганнар.

Бу хакта адвокат Вадим Прохоров чыгарган хисапларда языла. "Ватандаш Кара-Мурза Владимир Владимирович полиция хезмәткәрләрен күргәч, хәрәкәт юнәлешен үгәртеп, үзен адекват тотмаган, адымын тизләткән һәм, алар туктарга кушкач, качарга тырышкан. Тоткарлаган вакытта каршылык күрсәткән, шәхесен раслаучы документларын күрсәтүдән һәм полиция машинасына барудан баш тарткан" диелә.

Прохоров сүзләренчә, Кара-Мурзаны "алдан килеп туктаган полиция автобусында, өенең ишек алдында көтеп торган булганнар һәм машинасыннан чыгуга ук тоткарлаганнар".

11 апрель кичендә тоткарланган Кара-Мурза төнне "Хамовники" полиция бүлегендә уздырган. Аңа полициягә буйсынмау маддәсе нигезендә административ беркетмә төзегәннәр.

Берничә ел элек Владимир Кара-Мурзаны ике мәртәбә агулаганнар дип фаразлана. 2015 елда хезмәттәшләре белән очрашкач ул үзен кинәт начар хис итә башлаган. Ашыгыч ярдәм килгәндә хәрәкәтләнә алмас булган. Табиблар "интоксикация сәбәпле, бөер эшчәнлеге бик нык начараю " диагнозы куйган.

Ике ел ярымнан Кара-Мурзаны тагын шундый ук билгеләр белән Мәскәү хастаханәсенә китерделәр. Тикшерүләргә күрә, "Новичок" белән агуланган оппозиционер Алексей Навальный артыннан күзәтеп йөргән ФСБ хезмәткәрләре Кара-Мурзаны да ике мәртәбә агуларга тырышкан.

Кара-Мурза АКШта "Магнитский канунын" кабул итү яклы булган Русия сәясәтчеләренең берсе иде. Шулай ук ул Русиядәге репрессияләрне һәм сәясәтче Борис Немцовның үлемен тикшерүләрне дә яктыртып килде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның мартында, башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырды.

Аерым алганда, комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Русиянең сугыш башлашаган сәяси җитәкчелеген "хәрби җинаятьчеләр" дип игълан итәргә чакырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG