Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Русиянең Сугышка каршы комитеты сайтын томалаган


Элегрәк Сугышка каршы комитет, Украина күгендә очышларны туктатуны сорап, Көнбатыш илләренә мөрәҗәгать иткән иде.

Роскомнадзор Русиянең Сугышка каршы комитеты сайтын, шулай ук мөһаҗирләргә ярдәм проекты – "Ковчег"ның сәхифәсен томалаган. Бу Русия прокуратурасы таләбе белән эшләнгән. Бу хакта проектның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Томалау турындагы карар 26 мартта чыккан. Прокуратураның чыганакны ни сәбәпле томалаттыруы билгеле түгел. Элегрәк Сугышка каршы комитет, Украина күгендә очышларны туктатуны сорап сорап, Көнбатыш илләренә мөрәҗәгать иткән иде.

Русиянең сугышка каршы комитетын мөһаҗирлектәге оппозицион һәм иҗтимагый эшлеклеләр оештырды.

Аны оештыручылар арасында – ЮКОСның элеккеге башлыгы Михаил Ходорковский, сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Гарри Каспаров, Владимир Кара-Мурза, икътисадчылар Сергей Гуриев һәм Сергей Алексашенко, тарихчы Юрий Пивоваров, журналист Евгений Киселев, эшмәкәрләр Борис Зимин һәм Евгений Чичваркин, язучы Виктор Шендерович бар.

"Ковчег" проектын Сугышка каршы комитет Украина белән сугыш аркасында Русиядән киткән русияләр өчен оештырган иде.

Ереван һәм Истанбулда волонтёрлар бушлай торак, башка илләрдә - консультацияләр бирә. "Ковчег" проекты әгъзалары гомуми юридик сорауларны җаваплый, яшәү, виза алу һәм банк хисаплары ачу өчен нинди документлар кирәк булуын аңлата.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG