Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Мария Пономаренко үзен тикшерү изоляторына күчерүне сораган


Активист Мария Пономаренко
Активист Мария Пономаренко

Мәхкәмә аның үтенечен кире каккан.

Активист һәм RusNews хәбәрчесе Мария Пономаренко мобилизациягә каршы протест йөзеннән үзен өй сагыннан тикшерү изоляторына күчерүне сораган. Бу хакта аның адвокаты Дмитрий Шитов хәбәр итте.

"Ул кешеләрнең үлеменә каршы", ди Шитов.

Мәхкәмә активист үтенечен кире каккан.

Пономаренко Русия армиясе турында "ялган" хәбәр таратуда гаепләнә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул тыныч халык яшеренгән Мариуполь драма театрының утка тотылуы турында телеграмда пост бастырган.

  • Узган елны апреленнән бирле сак астында булучы Барнаул журналисты Пономаренко сентябрьдә тикшерү изоляторында тамырларын кискән иде. Соңрак аны өй сагына күчерделәр. Пономаренкога ун ел төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG