Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасовка экстремистик оешма төзү турында җинаять эше ачылган


Руслан Габабсов
Руслан Габабсов

Җинаять эше Русия җинаять кодексының 282.1 маддәсе нигезендә ачылган. Руслан Габбасов Литвада яши.

Башкорт милли хәрәкәте активисты, Русиядән китеп Литвада яшәче Азат милләтләр лигасы лидеры Руслан Габбасовка карата яңа җинаять эше ачылган.

Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгына сылтанып республика басмалары хәбәр итә.

Руслан Габбасов экстремистик оешма төзүдә (Русия җинаять кодексының 282.1 маддәсе) гаепләнә диелә.

Министрлык мәгълүматынча, Габбасов былтыр ноябрьдә "ашыгыч рәвештә" Литвага күчеп киткән һәм "Русиянең конституцион төзелешен һәм бербөтенлеген җимерүне максат итеп куйган экстремистик оешма төзегән". Тикшерү мәгълүматынча, үзенең идеологиясен ул интернет аша тараткан.

Полиция хәбәрендә ул экстремистик дип танылган һәм Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидерларының берсе дип атала.

Руслан Габбасов "экстремизм эше ачыла икән, димәк, бу кеше дөрес юлда" дип саный.

— Бу яңалыкка гаҗәпләнмәдем. Әгәр бүгенге Русиядә кемгә дә булса экстремизм эше ачалар икән, димәк, ул барысын да дөрес эшли. Бу хәбәрдә бөтенесе бер чүмәләгә өйгәннәр: мин беркайчан да эшчәнлеге турында берни әйтмәгән "Башкорт" оешмасын да, миңа кагылышы булмаган Кырмыскалы эшен дә кыстырганнар. Бу минем шәхесне тагын да куркынычрак итәр өчен эшләнә. Ничек кенә булмасын, режим шундый чиккә җиткән икән, димәк аның гомере кыска. Алар мине түгел, без бу тоталитар һәм җинаятьчел режим җитәкчелеген хөкем итәчәкбез", диде Габбасов Азатлыкка.

Руслан Габбасов Русиядән 2021 елның ноябрендә күчеп китте һәм Русия хакимиятләре экстремист дип тапкан "Башкорт" оешмасы активистларына каршы "корал кулланып хулиганлык әзерләү яки кылырга тырышу" һәм "канунсыз корал алу яки саклау" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылу сәбәпле, сыену урыны сорады.

Анда ул башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистлары белән Азат милләтләр лигасы төзүдә катнашты.

Интернетта актив яза, Телеграм канал алып бара, Русиянең Украинага сугышын тәнкыйтьли.

2020 елда Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип тану һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар чыгарды. Оешма Русиянең конституция корылышын җимерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылган дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG