Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасов Литвадан сәяси сыену сораган


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Китүемә "Кырмыскалы эше" йогынты ясады, җинаять эше материалларында "Башкорт" оешмасының (Русиядә экстремист оешма дип танылды) исеме дә телгә алынган", ди Габбасов.

Башкортстан активисты Руслан Габбасов Русиядән китүе турында белдерде. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә. Хәзерге вакытта ул Литвада, активист узган атнаның ахырында төгәлләнгән Азат Русия форумында катнашкан. Руслан Габбасов ни сәбәпле күченергә мәҗбүр калуы белән уртаклашкан: "Мин Русиядән ноябрь башында киттем. Китүемә "Кырмыскалы эше" йогынты ясады, җинаять эше материалларында "Башкорт" оешмасының исеме дә телгә алынган. Әлеге эш нигезендә "Башкорт" оешмасының дүрт элеккеге әгъзасын кулга алып, төрмәгә утырттылар. Сорау алуларда сорауларның 50 проценттан артыгы "Башкорт" оешмасына кагылган иде. Янәсе әлеге оешма әле дә гамәлдә калуын һәм эшчәнлеген дәвам итә димәкче булалар. Сорау алуларда минем фамилиям дә телгә алынган, дип искәрткән ул.

Габбасов сүзләренчә, сентябрьдә аны Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә шаһит буларак сорау алырга чакырганнар.

"Эшкә бернинди катышым булмаса да, чакырдылар. Тикшерүчеләр сораулары нигездә "Башкорт" оешмасына кагылды: аңа кайчан нигез салынды, мин анда кем булдым, оешманың максатлары һәм бурычлары турында. Мин кайбер сорауларга җавап бирдем, кайберләренә Конституциянең 51нче маддәсенә сылтанып җавап бирүдән баш тарттым. Мондый сорауларның болай гына бирелмәве аңлашыла инде", дип өстәде активист.

Башкортстанда вазгыять тыныч түгел ди ул һәм Рәмилә Сәетова, Лилия Чанышева очракларын мисал итеп китерә.

Элегрәк Русиядән шулай ук Навальныйның Уфадагы штабы (Навальный штаблары Русиядә экстремистик дип танылды) Федор Телин да киткән иде. Ул әлеге вакытта Грузиядә.

Руслан Габбасов - башкорт милли хәрәкәтендә актив катнашты, былтыр Куштау шиханын яклауда иң актив иҗтимагый активистларның берсе булды. Экология активистларын куып таратырга килгән битлекле кешеләргә каршы торуны оештырды, алар тарафыннан кыйналды. "Башкорт" хәрәкәтен тыю барышында оешманы актив яклады. Ул шулай ук татар-башкорт мөнәсәбәтләрен җайлауда да катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG