Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасының 14 әгъзасы тоткарланган


Архив фотосы
Архив фотосы

Тоткарланучылар экстремист дип табылган һәм тыелган "Башкорт" оешмасы әгъзалары диелә.

Башкортстанда республика эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан "Башкорт" оешмасының 14 әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр итә "Башинформ". Узган елны Башкортстан Югары мәхкәмәсе оешманы экстремист дип таныды һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

Telegram каналлар язуынча, Кырмыскалы бистәсендә тоткарланучылар ноябрьдә әрмән диаспорасы белән килеп чыккан ызгышта катнашучылар булган. Тоткарланучыларның торган җирләрендә тентү уздырылган.

"Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә, моңа кадәр ачылган җинаять эше кысаларында 2020 елның 7 ноябрендә Кырмыскалы авылында хулиганлык акциясендә катнашкан "Башкорт" оешмасы әгъзалары торган урыннарында тикшерү гамәлләре башкарды" дип хәбәр итә "Опер слил" Telegram каналы. Бу чыганакта алар әрмән диаспорасы вәкилләренә һөҗүм итәргә план корган диелә. Көпшәсе киселгән ау мылтыклары, пистолет һәм патроннар, салкын корал, "Башкорт" оешмасы атрибутикасы табылды диелгән.

"Башкорт" вәкиле Руслан Габбасов Коммерсантка сөйләгәнчә, тоткарланучылар – полициянең канунсыз гамәлләренә зарланып мәхкәмәгә гариза язган активистлар. Алар ноябрьдә ызгыш вакытында полиция тарафыннан канун бозуны шикаять иткән. Бүген Кырмыскалы районара мәхкәмәсе аларның шушы шикаятьләрен карарга тиеш булган.

Башкортстан эчке эшләр идарәсе Кырмыскалыдагы хәлләргә аңлатма бирми.

2020 елның ноябрендә Кырмыскалыда ызгыш чыгып, 19 кеше тоткарланды, аларны полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмауда гаепләп, 15 тәүлеккә кадәр сак астына куйдылар.

XS
SM
MD
LG