Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең милли хәрәкәт вәкилләре Азат милләтләр лигасы оештырган


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ. Лига төзү фикере башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистларын берләштергән.

Алты милли хәрәкәт вәкилләре Азат милләтләр лигасы төзелүен игълан итте, бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ диелә.

Бу хакта "Idel.Реалии"-га оешма секретариатында хәбәр иткәннәр.

Әлеге тәкъдим башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистларын берләштергән.

— Русиянең барлык субъектларының һәм асаба халыкларының Русия җирләренең киләчәге турында фикер алышуда катнашырга, шулай ук үзбилгеләнүгә хокукын тормышка ашырырга тулы хакы бар, — дип искәрткән Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов.

Халыкка чыгарылган манифестларында платформ әгъзалары "субъектлык презумпциясе" принцибы турында игълан иткән, аңа ярашлы, Русиядәге төбәкләр үзләренә суверенитет алу өчен кайда да булса мөрәҗәгать итүгә мохтаҗ түгел. Барлык төбәкләр тулы суверенитетны һәм Мәскәүдән тулы азатлыкны азат җирләр буларак үз киләчәкләрен хәл иткән вакытта ук ала: мөстәкыйльлекне сакларга телиләрме, башка төбәкләр һәм республикалар белән берләшергәме, әллә инде дәүләтләр конфедерациясе оештырыргамы.

Азат милләтләр лигасын оештыруны Владимир Довданов, Батыр Бормонгаев, Эренцен Доляев (калмыклар), Руслан Габбасов (башкорт), Сыресь Боляень һәм Виталий Ромашкин (эрзя), Доржо Дугаров, Раджана Дугар-Де Понте (бурятлар), Павел Суляндзыга (удэгей) тәкъдим иткән.

Платформ әгъзалары якында Европадагы, Төркиядәге һәм Казакъстандагы иҗтимагый оешмалар һәм сәяси фиркаләр белән элемтәләр урнаштырырга ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG