Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга террорчылык турында эш ачуларын хәбәр иткәннәр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

“Сота” искәртүенчә, террорчы берләшмә оештыруда гаепләү турында сүз бара.

Владимир өлкәсендәге колониядә утыручы оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйга террорчылык турындагы маддә нигезендә эш ачканнар. Аңа каршы экстремизм турында эш ачылган иде инде, террорчылык турындагысын шуннан аерып чыгарганнар.

"Тикшерүче миңа каршы террорчылык турында яңа эш аерып чыгарып ачуларын, мине хәрби мәхкәмә хөкем итәчәген җиткерде", дигән Навальный. "Сота" искәртүенчә, террорчы берләшмә оештыруда гаепләү турында сүз бара.

Элегрәк Русия думасында Навальный оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондын террорчы оешма дип танырга чакырганнар иде.

Бүген, 26 апрельдә, Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе сәясәтчегә үзенә каршы ачылган экстремизм турындагы җинаять эшенең 196 томы белән танышу өчен 10 көн бирде. Мәхкәмә карарынча, Навальный эш материаллары белән 5 майга кадәр танышып бетәргә тиеш.

Былтыр 20 октябрьдә Навальный үзенә яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте. Оппозиционер әйтүенчә, тикшерүчеләр аны "Популярная политика" Youtube-каналы эфирында террорчылык һәм экстремизмны пропагандалаучы җинаятьчел төркем лидеры дип саный.

Шул ук вакытта бүген оппозиционерны 14нче мәртәбә штраф изоляторына җибәргәннәр, ул аннан чыккан гына булган. Бу хакта Навальныйның Telegram-каналында хәбәр ителде.

"Кичә чираттагы 15 тәүлек беткән генә иде, мине шул ук 11нче штраф изоляторына кайтардылар", дип язган ул. Сәбәбе әйтелми. Моңа кадәр аны аерым алганда сәдәфен эләктермәве, койма юудан баш тартуы өчен штраф изоляторына утыртканнары булды.

Навальный "системны җимерүен" әйтә: элек тоткынга 15 тәүлек штраф изоляторында утырып чыкканнан соң чираттагы мәртәбә 15 тәүлеккә җибәрер алдыннан бер көн булса да гадәти камерада утырырга рөхсәт бирелгән.

Штраф изоляторы аеруча кырыс шартлары белән аерылып тора. Навальный аны икегә өч метр зурлыктагы камера дип тасвирлый, тимер табуретта утырырга туры килүен әйткән иде.

Моңа кадәр үзен штраф изоляторына ябу карарларын оппозиционер мәхкәмәләргә шикаять итеп караган иде, нәтиҗәсе булмады.

  • Навальный "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
  • 20 октябрьдә Навальный үзенә экстремизм турында яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG