Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Алексей Навальныйны 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип таптылар.

Бүген, 22 мартта Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

Күчмә утырыш Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендә, Навальный җәза үти торган төзәтү колониясендә узды.

15 мартта узган фикер алышулар вакытында прокурор сәясәтчегә 13 ел кырыс тәртипле колония сораган иде.

Гаепләү Навальный оештырган Коррупция белән көрәш фондының хисапларына һәм Навальныйның кайбер көрәштәшләренең (аларга каршы да җинаять эшләре ачылды, әмма алар чит илгә китте) шәхси хисапларына акчалата ярдәм җыюларны мошенниклык дип саный.

"Акчалар күрәләтә тормышка ашырылмас максат өчен – Навальныйны Русия федерациясе президенты вазифасына тәкъдим итү өчен җыелган", дип аңлаткан иде мәхкәмәдә прокурор.

Шул ук вакытта Навальныйга һәм Коррупциягә каршы көрәш фондына акча җибәргән дистәләгән мең кеше арасында зыян күрүчеләр буларак дүрт кеше генә күрсәтелә, процесс барышында аларның да кайберләре гаепләүне хупламады.

Навальный эшне сәяси дип саный һәм үзенең гаепсез булуын әйтте.

Навальный эшләре карала торган утырышлар билгеләнгән көннәрдә хөкемдар Маргарита Котова президент хакимияте хезмәткәре Евгений Владимиров белән телефоннан сөйләшкән, дип ышандыра сәясәтченең көрәштәше Иван Жданов. Ул хөкемдарның шалтыратулары турында мәгълүмат алган.

Тарафларның фикер алышуында чыгыш ясап, Навальный үзе бу шалтыратуларның көннәре һәм төгәл вакытлары турында мәгълүматны укыган һәм үзенә кагылышлы бу мәхкәмә белән хакимияттән идарә итәләр дип фаразлаган иде.

"Бу шалтыратулар бу мәхкәмә юк, дип әйтер өчен җитәрлек. Сез аның рәвешен китерергә тырышмагыз да, чөнки сез җәмгыятькә төкереп карыйсыз, гадел хөкемгә төкереп карыйсыз", диде ул.

Оппозиционер кабаттан эшнең махсус оештырылуын искәртте һәм үзе өчен соралган 13 ел белән чагыштырганда, Русиядә үтерү өчен дә азрак мөддәтләр бирелүен әйтте. Шулай ук ул хөкем карарының нинди булуы минем өчен барыбер диде. "Нигә шунда 113 ел сорамыйсыз һәм бирмисез. Сез мине куркыта алмассыз", диде ул.

Алексей Навальный Владимир өлкәсендәге Покров шәһәрендәге колониядә 2021 елдан бирле утыра. Ул "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG