Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный үзенә яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте


Алексей Навальный

Оппозиционер әйтүенчә, тикшерүчеләр аны "Популярная политика" Youtube-каналы эфирында террорчылык һәм экстремизмны пропагандалаучы җинаятьчел төркем лидеры дип саный.

Тикшерү комитеты Владимир өлкәсенең 6нчы кырыс тәртипле колониясендә утыручы оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйга каршы яңа җинаять эше ачкан. Бу хакта сәясәтче социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Төрмәдә утырган килеш террорчылыкны пропагандалавым, экстремизмга чакыруым, экстремизмны финанславым, нацизмны аклавым белән бәйле рәвештә миңа каршы яңа җинаять эше ачылуы турында рәсми белдерү алдым", дигән ул.

Оппозиционер әйтүенчә, тикшерүчеләр аны "Популярная политика" Youtube-каналы эфирында террорчылык һәм экстремизмны пропагандалаучы җинаятьчел төркем башлыгы дип саный.

2022 елның 22 мартында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты. Навальный да, тарафдарлары да эшне сәяси дип саный.

18 октябрьдә Кассация мәхкәмәсе Навальныйны ике җинаять эше нигезендә тугыз елга хөкем итү карарын үз көчендә калдырды.

Җәза мөддәтен үти торган колониядә Навальныйны даими рәвештә штраф изоляторына җибәрәләр. Бу хакимиятләргә аны кырыс тәртипле колониядән төрмәгә күчерергә мөмкинлек бирә ала, анда тотылу шартлары тагын да авыррак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG