Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйны эләктерелмәгән сәдәф өчен штраф изоляторына япканнар


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный үзе әйтүенчә, аны сәнәгать зонасында булганда киеменең өске сәдәфен гел ычкындыруы өчен штраф изоляторына күчергәннәр.

Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге 6нчы кырыс тәртипле колония хакимияте Алексей Навальныйны штраф изоляторына япкан. Бу хактагы мәгълүмат Навальныйның социаль челтәрләрендә чыкты.

"Мине барактан комиссиягә чакырдылар һәм сәнәгать зонасында булганда киемемнең өске сәдәфен гел ычкындыруымны, моның күзәтү камераларындагы язмалардан күренүен әйттеләр. Һичшиксез, бу мине төзәтеп булмастай явыз буларак тасвирлый. Шуңа күрә мине штраф изоляторына күчерделәр. Әлегә өч тәүлеккә, әмма җитәкче вазифаларын башкаручы шатланып елмайды – сентябрь уртасында туганнарым белән күрешергә тиешмен. Штраф изоляторында тотылучыларга мондый очрашулар тыела", дигән ул.

Навальныйны штраф изоляторына ябулары ул "Промзона" һөнәр берлеге оештырганнан соң булды. Әлеге һөнәр берлеге тоткыннар һәм колония хезмәткәрләренең хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Бу гамәленнән соң аңа шелтә белдерделәр.

  • Алексей Навальный башта Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге гомуми тәртипле колониясендә утырды. Аны анда 2021 елның гыйнварында җибәрделәр. Ул "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG