Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кассация мәхкәмәсе Навальныйны ике җинаять эше нигезендә тугыз елга хөкем итү карарын үз көчендә калдырган


Алексей Навальный. Архив фотосы
Алексей Навальный. Архив фотосы

Навальныйны "мошенниклык" һәм "мәхкәмәмәгә ихтирамсызлык" маддәләре нигезендә хөкем иткәннәр иде.

Бүген, 18 октябрьдә Икенче кассация мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карарына шикаятьне кире каккан. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Навальныйны "финанс хәрәмләшү" һәм "мәхкәмәмәгә ихтирамсызлык" маддәләре нигезендә хөкем иткәннәр иде.

Оппозиционер һәм аның яклаучылары хөкем карарын канунсыз дип саный һәм Кассация мәхкәмәсеннән бу карарны гамәлдән чыгарып, яңа, аклаучы карар чыгаруны сораган иде.

  • 2022 елның 22 мартында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты. Навальный да, тарафдарлары да эшне сәяси дип саный.
  • Сәясәтчене "Мемориал" хокук яклау үзәге – сәяси тоткын, Amnesty International халыкара оешмасы намус тоткыны дип таныды, дөньяның алдынгы сәясәтчеләре, Европа берлеге илләре һәм АКШ аны иреккә чыгаруны таләп итте.
  • Җәза мөддәтен үти торган колониядә Навальныйны даими рәвештә штраф изоляторына җибәрәләр. Бу хакимиятләргә аны кырыс тәртипле колониядән төрмәгә күчерергә мөмкинлек бирә ала, анда тотылу шартлары тагын да авыррак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG