Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный августтан бирле җиденче тапкыр штраф изоляторына җибәрелүен хәбәр итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Аңа "ишегалдын начар җыештыруы һәм "лейтенант Неймович", дип мөрәҗәгать итеп, исеме һәм әтисенең исеме белән атамыйча лейтенант Немовичны мыскыл итүе өчен" 11 тәүлек штраф изоляторы биргәннәр диелә. 

Владимир өлкәсендәге кырыс тәртипле колониядә озын мөддәтле җәзасын үтәүче оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный үзен янә штраф изоляторына җибәрүләрен хәбәр итте. Августтан бирле бу шундый җиденче очрак.

Социаль челтәрләрдә Навальный исеменнән чыккан хәбәрдә әйтелгәнчә, аңа "йөрергә чыга торган ишегалдын начар җыештыруы һәм "лейтенант Неймович", дип мөрәҗәгать итеп, исеме һәм әтисенең исеме белән атамыйча лейтенант Немовичны мыскыл итүе өчен" 11 тәүлек штраф изоляторы биргәннәр.

Оппозиционер штраф изоляторыннан әле алты көн элек кенә чыгуын, моңа кадәр анда ике атна тотылуын искәртә.

Узган юлы аны штраф изоляторына җибәрүләре турында 11 октябрьдә хәбәр ителгән иде, ул чакта моңа Навальныйның койма юудан баш тартуы сәбәпче булды.

Штраф изоляторына ябылган тоткыннарга туганнары белән күрешү, колония кибетеннән ризык сатып алу, посылкалар алу тыела.

Оппозиционер үзе утыра торган колониядәге штраф изоляторының зурлыгы ике метрга өч метр ди, үзенә тимер табуретта утырырга туры килүен сөйли.

Колония хакимияте Алексей Навальныйны төзәлмәстәй тәртип бозучы дип таныды, моңа кадәр үзен штраф изоляторына ябу карарларын оппозиционер мәхкәмәләргә шикаять итеп караган иде, нәтиҗәсе булмады.

Ул үзен сәяси максатлар белән эзәрлеклиләр дип саный.

  • 2022 елның 22 мартында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
  • 20 октябрьдә Навальный үзенә яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте. Оппозиционер әйтүенчә, тикшерүчеләр аны "Популярная политика" Youtube-каналы эфирында террорчылык һәм экстремизмны пропагандалаучы җинаятьчел төркем лидеры дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG