Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия"нең элекке мөдире Андрей Пивоваров ике айга сакка алынды


Андрей Пивоваров
Андрей Пивоваров

"Теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән Пивоваровка алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

"Ачык Русия" иҗтимагый оешмасының элекке җитәкчесе Андрей Пивоваровны Краснодар район мәхкәмәсе ике айга сак астында алды. Ул теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнә. Мәхкәмә карарын "Правозащита Открытки" телеграм-каналы китерә.

Дүшәмбе Андрей Пивоваровны Варшауга очар алдынан Пулково һава аланында очкычтан төшергән иделәр. Тоткарлаганнан соң аны сорау алу өчен Тикшерү комитетына алып киттеләр. "Теләнмәгән оешма" турында җинаять эше Краснодарда ачылган булган, шуңа күрә Пивоваровны шул шәһәргә илттеләр.

Утырышта ул гаепләүне фарс дип атады. Үз чыгышында Пивоваров үзен гаепсез диде һәм сак астына алу белән бәйле булмаган чикләү чарасы күрүне сорады. Әлеге җинаять маддәсе нигезендә аны алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

"Мин Русиядә хакимият алышынып торуын телим. Хокук саклау һәм тикшерү оешмаларына минем сайлауларда катнашу теләгем билгеле иде. Хәзер шундый тенденция күренә — кем сайлауларда катнашырга тели, аңа карата эшләр ачыла: кемгәдер мошенниклык, кемгәдер йорт сагы. Бу тегермәнгә мин дә эләктем", диде ул.

39 яшьлек Андрей Пивоваров — Михаил Ходорковский иҗтимагый хәрәкәтенең элекке башкарма мөдире. "Ачык Русия" илдә 20 ел эшләде һәм 27 майда ябылуы турында игълан итте.

  • 2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәтендә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катнашыбыз юк дип белдереп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.
  • Чәршәмбе Пивоваров эшенә карата Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков та фикерен белдерде. Бу эшне сәясиләштерелгән дип санамыйм диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG