Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия" эшчәнлеген тулысынча туктату турында игълан итте


Моның сәбәбе дип теләнмәгән оешмалар эшчәнлеге турында канунга үзгәрешләр әзерләү, әлеге маддә нигезендә җинаять җәзасын кырыслатырга җыену аталды.

"Ачык Русия" ("Открытая Россия") иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген тулысынча туктатачак. Аның җирле бүлекләре ябылган, әгъзалары чыгарылган.

Башкарма мөдир Андрей Пивоваров әлеге карарны "Ачык Русия" Шурасы кабул итте диде. Моның сәбәбе дип теләнмәгән оешмалар эшчәнлеге турында канунга үзгәрешләр әзерләү, әлеге маддә нигезендә җинаять җәзасын кырыслатырга җыену аталды.

"Ачык Русия" координаторы Татьяна Усманова карар "тарафдарларыбызны яклар өчен" кабул ителде дип язды Facebook-та

"Хәзер Русия думасында ашыгыч рәвештә Җинаять кодексының 284нче маддәсенә үзгәрешләр кабул итәләр, аларга ярашлы, без бөтенләй эшли алмаячакбыз. Координаторларга һәм тарафдарларга алты елга кадәр төрмә яный. Тиздән парламент сайлаулары, төбәк сайлаулары: намзәтләрен күрсәтергә теләгән һәркемне утыртачаклар, монда шик юк", диде "Ачык Русия" координаторы.

Усманова күптән түгел хакимиятләрнең Мәскәүдә Муниципаль депутатлар форумын өзүе һәм 200 кешегә административ җәза бирелүен искә алды. Бу бары тик "минем һәм Андрей Пивоваровның "Ачык Русия"гә катнашы булу сәбәпле"эшләнде ди ул. Яңа канунга ярашлы, әлеге административ эшләр җинаять эшләренә әйләнергә мөмкин дип саный координатор.

  • Теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елның маенда имзаланды. Документка ярашлы, аларга Русиядә эшләү тыела.
  • "Теләнмәгән оешмалар" дип баш прокурор яки аның урынбасары фикеренчә "дәүләт иминлегенә һәм конституция төзелешенә янаучы" теләсә кайсы хөкүмәтнеке булмаган оешма таныла ала. Исемлеккә кертелгәннән соң, оешманың банк хисаплары туңдырыла. Шулай ук аларның бөтен бүлекчәләре ябылырга тиеш. Мондый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела. Канун бозучыларга 500 мең сумга кадәр штрафлар һәм төрмә җәзасы каралган.
  • 2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәктендә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катыш юк дип әйтеп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG