Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полиция бәйсез муниципаль депутатлар чарасында катнашучыларны тоткарлады


Илья Яшин һәм Юлия Галямина
Илья Яшин һәм Юлия Галямина

Чарада 150ләп кеше катнашты.

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре бәйсез муниципаль депутатлар форумына килеп, әлеге чарада катнашучыларны тоткарлады. Бу хакта беренчеләрдән булып муниципаль депутат Илья Яшин хәбәр итте.

"Барысын да тоткарлыйлар. Гомумән, барысын да", дип язды Яшин.

Тоткарланучылар арасында сәясәтчеләр Илья Яшин, Евгений Ройзман, Юлия Галямина, Владимир Кара-Мурза, Андрей Пивоваров һәм башкалар бар. Моннан тыш форумда модератор булган журналист Тимур Олевский да тоткарланган.

Форумда катнашучылар арасында Башкортстаннан җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуретдинов та бар иде. Чарада шулай ук Башкортстан Дәүләт корылтае депутаты Дмитрий Чувилин, Благовещенски шәһәр шурасы депутаты Сергей Жуков катнашты.

Тоткарланучылар арасында Татарстаннан катнашкан активистлар Гөлназ Равилова, Елена Изотова, Константин Исаев һәм "Яблоко" фиркасе Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин бар.

Чарага Русиянең төрле төбәкләреннән 150ләп кеше килгән. Аларның барысы да тоткарланды диелә. Тоткарланучыларны полиция бүлекләренә озатканнар.

Бер полиция хезмәткәре форум "теләнмәгән оешма" ("Ачык Русия" оешмасы - ред.) тарафыннан оештырылыуын әйтте, тоткарлауларны ул шуның белән аңлатты. "Дождь" язуынча, чараны "Берләшкән демократлар" проекты оештырса да, тоткарлаулар Русиядә "теләнмәгән оешма" дип саналган "Ачык Русия" эшчәнлеген алып баруга бәйле.

"Avtozak Live" язуынча, полиция чарада катнашучыларга Русия административ кодексының 20.33 маддәсе нигезендә ("теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек) беркетмәләре төзеләчәк.

"Берләшкән демократлар" исеме белән үткәрелгән форум Михаил Ходорковский оештырган "Ачык Русия" хәрәкәте белән бәйле. Әлеге хәрәкәт Русиядә "теләнмәгән оешмалар" булып саналган Лондон оешмаларына юридик яктан бәйле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG