Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына "теләнмәгән" оешма эшендә катнашкан өчен җәзаны кырыслатучы канун өлгесе кертелде


Русия Дәүләт думасы бинасы
Русия Дәүләт думасы бинасы

Аннан алда шушы ук канун өлгесен керткән депутатлар экстремист дип танылган оешмаларда катнашучы яки аларга акча бирүчеләрне Русия думасына сайлану хокукыннан мәхрүм итүне дә тәкъдим итте.

Русия думасыннан бер төркем депутат парламентка Русиядә "теләнмәгән" дип танылган чит ил яки халыкара дәүләти булмаган оешмаларында тору һәм алар белән җитәкчелек итү өчен җинаять эше ачып җәза бирүне кырыслатучы канун өлгесе керткән.

Моңарчы әлеге төр канун бозучыларга ел дәвамында ике административ эш ачылса гына җинаять эше кузгатыла ала иде. Яңа канунга ярашлы, мондый оешмада торучыга беренче администатив эштән соң ук, ә җитәкчегә шунда ук җинаять эше ачарга мөмкин булачак.

"Теләнмәгән" оешмада катнашучыга бер елдан алып дүрт елга кадәр, аның җитәкчесенә – ике елдан алты елга кадәр төрмә җәзасы бирү тәкъдим ителә. Хәзерге кануннарга ярашлы, бу ике төр хокук бозу очрагында да ике елдан алып алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, яңа канун өлгесендә "теләнмәгән" оешмаларның эшчәнлегендә чит илдә торып катнашучыларга да шундый ук җәзалар бирү күздә тотыла.

Тагын бер канун өлгесендә шул ук депутатлар Русия ватандашлары һәм Русиядә теркәлгән юридик затларга дөнья буйлап эшләүче "теләнмәгән" оешмаларда катнашуны тыярга тәкъдим итә.
Шулай ук Русиядә "теләнмәгән" дип танылган оешмаларга акча күчерүдә арадашчы булган теләсә нинди чит ил яки халыкара дәүләти булмаган оешмаларны да "теләнмәгән" дип тану да тәкъдим ителә.

Шушы ике канун өлгесе авторлары 4 майда Думага тагын бер канун өлгесе кертте, анысында экстремист дип танылган оешмаларда эшләгән яки аларга акча иганә иткән кешеләргә Русия думасына сайлануны тыю турында әйтелә. Алексей Навальный көрәштәшләре белдергәнчә, бу оешмага акчалата ярдәм күрсәткән 200 меңнән артык кеше әлеге хокуктан мәхрүм калырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG