Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшерен экстремист". Лилия Чанышева нәрсәдә гаепләнә


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

15 март Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышева эше карала башлады. Мәхкәмә Чанышевага туганнары белән сөйләшергә рөхсәт бирде. Шул ук вакытта аны тикшерү изоляторыннан чыгару, мәхкәмә эшен ачык итү шикаятьләре кире кагылды. Мәхкәмә утырышлары ябык бара. "Idel.Реалии" гаепләү документлары белән таныша алган. Анда 1300 бит. Чанышева нинди гамәлләре өчен гаепләнә соң?

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

ВАЗИФАДАН ФАЙДАЛАНЫП "ЭКСТРЕМИЗМ" КЫЛУ

"Idel.Реалии" чыганагы искәртүенчә, Чанышева җинаять эше башта "Навальный һәм көрәштәшләренең зур эшенә" кергәнлектән, гаепләү бәяләмәсенә Алексей Навальный һәм аның якын көрәштәшләре гамәлләренә кагылышлы нечкәлекләр, формулировкалар күчкән.

Мәсәлән, гаепләү бәяләмәсенең преамбуласында кыскача болай диелгән: "Навальный А.А. һәм башка ачыкланмаган затлар сәяси, идеологик нәфрәт һәм дошманлык, шулай ук хакимият вәкилләренә карата нәфрәт һәм дошманлык мотивлары белән 2011 елда Мәскәүдә Русиянең конституцион корылышын көч кулланып үзгәртү һәм протестчылар басымы белән гамәлдәге хакимиятне алыштыру максаты белән экстремистик оешма төзергә карар иткән...".

Аннары документта Навальныйның 2011 елның 3 июнендә "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК) төзүе, ә 2011-2022 елларда "экстремистик берләшмәгә яңа әгъзалар", шул исәптән Лилия Чанышеваны җәлеп итүе языла.

"Экстремистик берләшмәнең кануни эшчәнлек алып бару төсе чыгарыр өчен ФБК бүлекләренең бер өлеше төрле юридик затлар буларак теркәлгән. Аларның башкарма органнары буларак экстермистик оешма әгъзалары билгеләнгән, шул исәптән Уфада Лилия Чанышева тарафыннан теркәлгән "Штаб" кеше хокукларын яклау фонды" оешмасы да. Чанышева аның мөдире булган", диелгән гаепләү бәяләмәсендә.

Моннан соң документта "2019 елның апреленнән 2021 елның апреленә кадәр Чанышева җитәкчелегендә "Штаб" хисаплары аша "ФБК" ("Навальный такымы") экстремистик оешмасы эшчәнлеген финанслау" булган диелә.

Чанышева "мөдир булып, үз вазифасыннан экстермистик берләшмә бүлеген җитәкләү өчен файдаланган" дип тә әйтелә.

Аннары тикшерү Навальный һәм башкалар "экстермистик берләшмәнең максатларын тормышка ашыру өчен 2017 елда ФБКның тагын бер бүлеген - "Навальный штабларын" ачуын белдерә. Тикшерү мәгълүматынча, әлеге "штаблар" төбәкләрдә "экстремистик җинаятьләр планлаштыру, әзерләү һәм кылу белән шөгыльләнгән".

Алексей Навальный һәм Лилия Чанышева
Алексей Навальный һәм Лилия Чанышева

Имеш, алар "коррупциягә каршы көрәш сылтавы белән" хакимият вәкилләре турында ялган мәгълүмат җыеп тараткан, ул мәгълүматлар тискәре иҗтимагый фикер тудыручы, дәүләт оешмаларын авторитетын җимерүче дип атала.

Һәм ниһаять, гаепләүчеләр фикеренчә, экстремистик берләшмә җитәкчеләре һәм әгъзалары башка затларга "экстремистик юнәлешле гамәлләр кылуга шартлар тудырган".

Шулай итеп, тикшерүчеләр Лилия Чанышева Навальныйны Уфадагы штабы координаторы һәм "Штаб" мөдире буларак ФБК һәм Навальныйның 2017-2021 еллардагы сәяси, иҗтимагый һәм башка кампанияләрендә актив катнашкан, шул исәптән Башкортстанда Навальный штабын эшчәнлеген оештырган, "Русия президенты сайлау чорында оппозиционерның сайлау кампаниясен алып барган, шулай ук Уфада коррупциягә каршы митинглар, килештерелмәгән йөрешләр уздырган" дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу Русия җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 3нче бүлегенә туры килә.

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ФИКЕРЕН "БУТАУ"

2021 елның гыйнвар һәм апрель айларында Навальный штаблары оештырган массакүләм протест чаралары тикшерүчеләргә Лилия Чанышеваны тагын бер маддә нигезендә гаепләргә сәбәп булды — РФ ҖК 239нчы маддәсенең 3нче өлеше (Гражданнарның шәхесен һәм хокукларын бозучы коммерцияле булмаган оешма гамәлләрен пропагандалау). Бу маддә нигезендә активистны "гамәлдәге чикләүләргә карамастан, ФБК эшчәнлеген пропагандалауда — социаль челтәрләрдә Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны яклап, 2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында, шулай ук 21 апрелендә протест йөрешләренә чыгу турында игъланнар һәм чакырулар таратуда" гаеплиләр. "Гамәлдәге чикләүләр" дип тикшерүчеләр Башкортстанда 2020 елның мартында коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән "югары әзерлек режимы" вакытында массакүләм чараларның тыелуын атый.

"Уфада "Навальный штабы" иҗтимагый хәрәкәтенең формаль булмаган бүлеген җитәкләгән Л.А. Чанышева ФБК эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм манипуляцияләү максатыннан мәгълүмат таратты, бу эшчәнлек гражданнарны канунга каршы гамәлләр кылуга этәрү белән бәйле", — диелә гаепләү бәяләмәсендә.

Рөхсәт ителмәгән чараларда катнашкан өчен административ җаваплылыкка тартылган уфаларның митингларга чыгуы өчен Лилия Чанышеваны гаеплиләр, чөнки алар, имеш, нәкъ менә Чанышева һәм Навальный штабы интернетта тараткан "фикерләр тәэсирендә булган".

РӨСТӘМ МӨЛЕКОВ — БУ ЭШТӘ ТАГЫН БЕР ГАЕПЛӘНҮЧЕ

Лилия Чанышевага тагын бер маддә тагу өчен — РФ ҖК 280нче маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә өндәү) — тикшерүчеләр Уфа активисты Рөстәм Мөлековны җинаять җаваплылыгына тартырга карар итә. Ул бу эштә шулай ук гаепләнүче булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Мөлеков 2017 елның июнендә Навальный штабы Уфада оештырган коррупциягә каршы митингта кискен чыгыш ясаган өчен РФ ҖК 280нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә шартлы рәвештә хөкем ителгән иде инде. Әмма 2021 елның көзендә Мөлеков Русия Тикшерү комитеты тарафыннан ачылган "Навальныйның зур эше" фигуранты булып чыга. 2021 елның ноябрендә аның фатирында тентү уздырыла. Соңрак мәхкәмә аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә җәза бирә. Тикшерүчеләр версиясенә күрә, Мөлеков Навальныйның Уфа штабында актив волонтер булган.

— Мөлековны, Чанышеваны кебек үк, башта "Навальныйның зур эше"ндә фигурант итәләр, аннары аның эшен аерып алалар да, Чанышевага тагын маддә тагу өчен аның эшенә кушалар. Тикшерүчеләрнең бу маддә нигеәендә башка эпизодлары юк, дип аңлатты чыганак "Idel.Реалии"га.

Тикшерүчеләр Лилия Чанышева Мөлековның митингта чыгышы турында алдан белгән дип саный — янәсе, ул турыдан-туры аның җитәкчелегендә эш иткән. Шулай итеп, "Мулюковның экстремистик эшчәнлеккә өндәүләрен Чанышева оештырган булып чыга", димәк "ул үзе дә экстремистик эшчәнлеккә өндәгән, ягъни РФ ҖК 280нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне башкарган" диелә гаепләү бәяләмәсендә.

Рөстәм Мөлековны бу процесста РФ ҖК 282.1 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә гаеплиләр (Экстремистик берләшмәдә катнашу). Ул иректә, аңа билгеле бер гамәлләр: элемтә чаралары һәм интернетны куллану гына тыелган.​

АДВОКАТ ФИКЕРЕ

— Җинаять эшендә йөздән артык том, — дип активист адвокаты Сергей Макаренко — Һәм бу, яклау фикеренчә, аңа карата белдерелгән җинаятьләрне кылган дигән сүз түгел. Әлеге томларда күрсәтелгән "җинаятьләр" чынлыкта гади легаль сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек. Ләкин эш шунда ки, бу җинаять эше сәясиләштерелгән һәм Лилия Чанышеваның Алексей Навальный тарафдары һәм көрәштәше булуы белән бәйле. Без авыр көрәшкә әзерләнәбез.

Макаренко сүзләренчә, Чанышевага 18 елга кадәр кадәр колония яный.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
  • 20223 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
  • Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.
  • Чанышеваның җинаять эшен Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG