Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрмә гаиләбезне аерды" — сәяси тоткыннар һәм аларның якыннары


Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатин
Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатин

Бүген Халыкара Гаилә көнендә сәяси тоткыннарның туганнары үзләренең һәм төрмәдә утыручы якыннарының хәлләрен сөйләде.

1993 елдан бирле БМО карары белән 15 май Халыкара гаилә көне итеп билгеләнә. Халыкара оешма аны гаиләләрдәге мөһим проблемнарга игътибар арттыру ниятеннән барлыкка китерә. Без шул уңайдан Русиянең сәясәтенә сыя алмаган, төрле яла ягулар, уйлап табылган гаепләүләр белән нахакка утыртылган, сәяси тоткыннар исемлегенә кертелгән кешеләрнең гаиләләре белән элемтәгә кереп алар хакында сораштык. Кешеләр гаиләләре бергә яшәргә тиеш булса да, Русиянең бик күп татар-башкорт гаиләләрендә фаҗига, алар таркалган, кавыша алмый. Кемнең улы, кемнең ире, кемнең хатыны яки кызы яшьлек елларын төрмәдә, тикшерү изоляторларында уздыра.

Азатлык сәяси карашлары аркасында төрмәгә эләгүчеләр турында даими яза, аларның эшләре турында аңлата. Бүген Гаилә көнендә аларның якыннары ничек көн күрүе, нәрсә турында уйлавы, хыялланулары турында белештек.

"Баламны сау-исән килеш күрә алырмынмы?"

Агиләш Дилмөхәммәтова
быел 80 яшен тутырды. Озак вакыт шалтыратмаган улы Айрат Дилмөхәммәтов 4 апрельдә әнисен котлый алган. 9 елга хөкем ителеп, өч елын Чита төрмәсендә уздырган Айратка әнисе белән нибары 3 минут кына сөйләшергә мөмкинлек бирелгән. Бер ел дәвамында улы тавышын ишетмәгән әни өчен бу кыска гына һава сулап алу кебек булган.

Айрат Дилмөхәммәтов әнисе белән
Айрат Дилмөхәммәтов әнисе белән

— Нәрсә сөйләшеп өлгерергә мөмкин 3 минут вакыт эчендә? Мин югалып калдым. "Балам, ни хәлләрең бар?" дип кенә сорадым, "барысы да яхшы" диде. Нинди яхшы булсын инде, авыр аңа. Ураза тотканын әйтте. Болай да ашаулар каты-коты, ник интектерәсең үзеңне дип сорадым. Аллаһ кабул итә күрсен инде берүк, — дип сөйли Әгиләш ханым. — Тагын кайчан шалтыратыр, сөйләшә алырбызмы? Кыйныйлармы аны, карцерга утырталармы икән, бимазалыйлардыр, авырмыймы – башта гел шушы уйлар. Иртән уянам, тегендә бәреләм, монда сугылам, ятам – Айратны уйлыйм. Хатлар яза алмыйм, ул язса, укый алмыйм. Күзләрем күрми. Балалары яза, шөкер, алар аша белешеп торам. Әтиләреннән баш тартмадылар, шөкер дим.

Бер яктан шөкер итәм, икенче яктан мин – 80 яшьлек карчык, баламны сау-исән килеш төрмәдән кайтуын күрерменме дип өзгәләнәм. Бүген бар мин, иртәгә – юк. Аллаһ мондый мөмкинлекне бирерме?...

Әгиләш Дилмөхәммәтова карт булса да гомер буена ашаткан бакчасын ташламый, Уфадан ерак булса да үзенең үсентеләрен төяп бакчасын карарга кайткан. "Айрат иректә булганда җирне йомшак итеп казып, матур тигез түтәлләр ясап бирә иде", дип сөйләнеп бакчада үзе булдыра алганчы татлы борыч, кәбестә, помидор утыртканын сөйләде. Ул баласын үзе үстергән яшелчәдән пешереп, үзе әзерләгән ризыктан авыз иттерәсе килүе турында уртаклаша. Әлегә ул кибеттән ризык сатып алып төрмәдә утырган улына посылкалар салу белән үзен юата. Төрмәгә елына 20 килодан күбрәк посылка җибәрергә ярамый. Әни кеше улына хәләл колбаса, казылык, чәй, каһвә салып җибәрә, мөмкинлегеннән чыгып даими акча җибәрә.

"Лилия белән гаилә булып яшәп балалар турында хыялландык"

Экстремистик оешма булдыруда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә сак астына алынган, бүген Мәскәүнең тикшерү изоляторында утырган Лилия Чанышевага тикшерүчеләр әлегә кадәр ире Алмаз Гатин белән очрашырга рөхсәт бирми. Һәрвакыт төрле җавап, төрле сәбәп. Алмазның соңгы хатына изоляторга килүчеләр саны бик күп, алдан язылырга кирәк, изолятор хезмәткәрләре килүчеләр санын билгели дип аңлатылган. Алмаз моны гаделсез дип саный, "Мин - аның рәсми ире, очрашырга хакым бар", дисә дә аны ишетүче, аңлаучы юк. Алмаз хатыны белән электрон хатлар аша элемтә тота, ул үзе Лилиянең исән-сау булуы белән юана. 16 майда Лилия Чанышеваның утыру вакытын озайту карарын шикаяте мәхкәмәдә каралачак. Алмазның хатынын бердәнбер күрү мөмкинлеге - мәхкәмә. Әмма бу юлы Лилия мәхкәмә утырышына изолятордан видео элемтә аша гына тоташачак. Алмаз хатынын телевизор экраныннан булса да күрергә, ишетергә ашкына. Адвокатлар мәхкәмә утырышында Алмазның катнашуына рөхсәт сорап хат язган. Әлегә бернинди дә җавап юк. Ир моны кичерү авыр икәнен яшерми.

Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева
Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева

— Авыр, сүз дә юк, әмма Лилиягә тагын да авыррак. Шуңа мин көчлерәк булырга тиеш, мин хатыныма ярдәм итәргә тиеш. Мәскәүдән китмим, кирәк-яракларын тапшырып торырга бүтән кеше юк. Авылда әнкәй белән сөйләшеп торабыз, ул кайтмаганыма үпкәләми, мине юата, — дип сөйли Алмаз.— Лилиянең хәлләренә килгәндә, аны 4 кешелек камерга күчергәннәр. Моңа кадәр бер зур камерада утыра иде, анда 30лап кеше. Кешенең күплегенә зарланмый иде, алар бер-берсе белән танышып беткән. Ә монда яңа кешеләр, кемнәр алар - белми. Зур камерада йөрергә урын бар иде, һава күп иде дип әйтә, монда ирекенлек юк дип аңладым.

Күптән түгел Лилия ябылган изоляторда хокук яклаучы Ева Меркачева булды. Алар аның белән аралашкан. Лилия изоляторда шартлар турында сөйләгән, кайда, нәрсә үзгәртергә кирәклеген аңлаткан, киңәшләрен аңлаткан. Төрмә, тикшерү изоляторлары торак объектлары исемлегенә керми икән. Шуңа анда җылыны җылыту сезоннан алдарак сүндереп куялар икән. Мәсәлән, аларның җылысын апрельдә үк сүндергәннәр. Ул вакытта салкын бит әле. Менә моңа да басым ясаган хатыным. Анда да кеше хокуклары өчен көрәшә.

Сәламәтлеге ярыйсы, әмма аңа кояш нуры җитми. Чәчем коела башлады дип язган. Терапевтка күренгән. Йөрәгем өзелә аңа ярдәм итә алмаганыма. Посылкалар 10 көн бара! Гаҗәп. Мин аны иң якын почта бүлегеннән җибәрәм югыйсә. Ризыкларны озак ала. Лилия бу хакта прокуратурага хат язды. Җаваплары юк әле.

Алмаз Гатин хатынының азат ителеп бергә гаилә булып яшәүләре турында хыяллана. "Өйдә бала тавышлары, елыймы алар, көләме - аермасы юк, булсын гына. Лилиям белән шул турыда хыялландык, матур гаилә булып яшисе, балалар тудырып, аларны яратып, сөеп үстерәсе килә. Һәр кеше моңа лаеклы, мин дә, Лилия дә. Бу хыял мине яшәтә, Лилиям азат ителүенә өмет итеп яшим", ди ул.

"Балам үз гаиләсе белән иректә яшәргә хаклы"

"Хизб ут-Тәхрир"эше нигезендә 24 елга хөкем ителгән, инде 7 ел төрмәдә уздырган Ринат Нурлыгаянов үзе янына әти-әнисе, хатыны һәм ике баласының килүен көтә. Бу хакта безгә аның әнисе, һөнәре белән укытучы, әмма улы төрмәгә эләккәч аның һәм башка нахакка утыртылганнарның хокук яклаучысына әйләнгән Миләүшә Нурлыгаянова сөйләде. "Оныкларым инде букчаларын әзерләп куйды, әтине күрергә барабыз дип канатланып йөриләр", ди Миләүшә ханым.

Ул инде җиде ел дәвамында улының иреккә чыгуы өчен көрәшә. Улы Ринат Вологда өлкәсенең колониясендә утыра. Аның сүзләренә караганда, улы үзен яхшы хис итә, әмма "төрмә төрмә инде ул, балам үз гаиләсе белән бергә яшәргә хаклы, ул балаларының үскәннәрен күрергә хокуклы" дип елый.

Миләүшә Нурлыгаянова
Миләүшә Нурлыгаянова

— Ринат төрмәдә эшли, тегү эшендә. Көн саен диярлек шалтыратышабыз, аңа ирек куйдылар. Шалтыратмаса, йөрәгем жу итә, шуңа ул төгәл белә - шалтыратмый калырга ярамый, — дип сөйли ана кеше. — Ринатның гаиләсе бездә тора. Киленебез, ике оныгым бездә. Олы улына 9 яшь булды, кечкенә кызына 7 яшь тулды. Алар безнең яныбызда булганда тыныч. Балаларга карап юанабыз ирем белән.

Ирем дә бик гаилә җанлы кеше. Балаларыбыз, ике улыбызны күз карасыдай карап, кадерләп үстердек, Ринат Башкортстанның Дүртөйле районында укуда беренче егет иде, алдынгы булды университетта да. Ныклы гаилә булып, бер-беребезгә терәк булып яшәрбез дип теләдек. Әнә, ничек үзгәрде тормышлар. Баламның яшьлеге төрмәдә уза.


Ул үз гаиләсе белән яшәргә хаклы, балаларын тәрбияләргә хаклы. Шулкадәр гаделсезлек, шулкадәр әрнү... Гаиләмне тулы итеп күрергә язсын дип дога кылам, баламның, башка нахакка утыртылганнарның төрмәдән тизрәк азат ителүен генә сорыйм. Төрмә гаиләбезне аерды, әмма кавышу сөенечләре булыр, иншалла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG