Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем хатыным террорчы түгел!"


Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева
Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева

Кеше төрмәгә эләгә һәм берара аның язмышы билгесез. Күз уңыннан югала: кайда ул, нишли, исән-саумы, ничек элемтәгә керәсе аның белән, нинди ярдәм кирәк? Бу сораулар белән төрмәнең тышкы ягында калучылар интегә. Кешеләрне төрмә аерганда мәхәббәт һәм тугрылык яшәп кала аламы? Азатлык Лилия Чанышева белән Алмаз Гатинның танышу һәм мәхәббәт тарихын тәкъдим итә.

Лилия Чанышева Уфадагы Навальный штабының координаторы ике айдан артык Мәскәүнең тикшерү изоляторында экстремистик оешма булдыруда гаепләнеп утыра. Узган атнада ул Алексей Навальный һәм тагын берничә кеше белән беррәттән террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде. Куркыныч җинаятьче дип табылды Лилия. Ул төрмәдә утыра, мәхкәмә көтә, ә төрмә рәшәткәләре артында аның белән очрашуга рөхсәт ала алмаган ире Алмаз Гатин аның чыгуына өмет итеп, аңа җиләк-җимеш, витаминнар һәм башка кирәк-яраклар ташый. Лилияне Уфадан Мәскәүгә алып киткәннәре билгеле булгач ук Алмаз эшен калдырып беренче рейс белән Мәскәүгә чыгып китте. Куәт структураларына, изоляторга даими хатлар яза, алар җавапсыз кала бирә. Әлегә Лилия белән бердәнбер элемтә чарасы – цензура аша узган, берничә көнгә соңарып килгән электрон хатлар.

Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Алмазга сынмас, төшенкеллекә биреләмәс өчен бердәнбер чара – мәхәббәт. Ул хис көченә ышана һәм Аллаһ Тәгаләгә таяна. Гел караңгылык була алмый, кояш кайчандыр чыгар дип өметләнә һәм Лилияне Аллаһтан сорап алган кебек һәм меңәрләгән кеше арасында тапканнан соң аны югалта алу мөмкин түгел, ди ир. Алмаз ярату ахыр чиктә җиңәчәк һәм гаделлек өскә калкып чыгып, ул янә хатыны белән кавышуына ышана.

Азатлык Лилия белән Алмазның танышу һәм мәхәббәт тарихын тәкъдим итә.

Хастаханә һәм Instagram

2016 ел минем өчен югалту һәм табыш елы булды. Уфада эшләп йөргән мәлдә 17 мартта әтием вафат булды. Көтелмәгән хәл булганга күрә бу вакыйга мине тетрәтте. Әтине җирләдем һәм авырдым. Чир көчәйде дә көчәйде, хастаханә артыннан хастәханә алмаштырдым, табиблар карый, дәва табалмый. Уфа хастаханәсендәге иртә, гадәттәгечә, күзләремне өскә төбәп ятам, өметсезлек, берни кирәкми, күңел бернигә дә күтәрелми. Янымда бер өем реклам газетлары ята. Әкрен генә шуларны актарам, бер кызыгы юк, әмма каравымны дәвам итәм. Шунда бер зур фото килеп чыкты – Лилия булып чыкты. Ниндидер финанслар турындагы мәкалә. Рәсемгә карыйм – матур кеше, миңа кирәкле кеше дигән фикер башыма керде. Instagram-да аны эзләп таптым мин аны. Яздым. Җавап юк. Тагын яздым. Тагын җавапсыз. Күңелгә кереп утырды бу кыз һәм ниндидер эчке тавыш "Алмаз, бирешмә!" дип идарә итте.

Хастаханәдән чыктым, берничә ай узса да, аны онытмадым, бер фотосын озаклап карап утырганнан соң "Лилия, урамда ноябрь, салкын, ә аякларыгызда юка кеды", дип яздым. Ул аны укыды. Мин бөтен кыюлыгымны тупладым да аны кичке ашка чакырдым. Һәм ул ризалашты. Тотрыклы эшем дә ул чакта юк әле, әмма барыбер аны кыйммәтле ресторанга чакырдым. Чит илләргә йөргән кеше бит ул, татар егете аны теләсә кайда алып барырга тиеш түгел дидем үземә. Лилия килеп керде һәм мин телсез калдым. Чын морза кызы! Наташа Ростова кебек, валлаһи! Матур күлмәге, җылы карашы, итәгатьле сөйләшүе, тән тиресе ап-ак, бармаклары нечкә... Бер сүз белән әйткәндә, затлы. "Тәк, Алмаз, тик кенә утыр һәм кызны куркытма, теләсә нинди дорфа сорау бирмә, тыңла аны", дип үз-үзем белән сөйләшеп аны тыңлыйм һәм 100 процент бу мин эзләгән, Аллаһтан сораган кешем икәненә инандым.

Мин аны машинасына озатып куеп саубуллашканда төнге 12 тулуга 6 минут калган иде. Бу 13 февраль киче булган, ә икенче көнне 14 февраль. Гашыйклар көне икән бит дип башыма сукты, әмма соң иде. Икенче көнне мин аңа чәчәк гөлләмәсен юлладым.

Навальный һәм Лилиянең эше

Лилия беренче кичтә үк ачылып сөйләшүе, ихласлыгы белән мине әсир итте. Җиңел иде аның белән. Мин бит авыл егете, гап-гади, күңелемдәгесе – тышымда, дигәндәй. Лилияне минем матди хәлем дә, дәрәҗәм дә кызыксындырмады. Гаҗәп! Аңа кешенең эчке дөньясы, карашлары мөһим. Беренче сөйләшкәндә үк Лилия Мәскәүдән Уфага ни өчен югары хезмәт хакы алган эшен калдырып кайтуын да, Алексей Навальный такымына керүе турында да сөйләде. Мин Навальный турында берни белми идем. Лилия үз белемен халыкның тормышын яхшыртуга файдаланасы килүе турында сөйләде һәм мин аңа ышандым һәм теләсә кайсы эшендә терәк булачагымны белдердем. Мин ир буларак үзем гашыйк булган кешемне, озак эзләгән кешемнең тормышын уңайлы итәсем килде һәм бөтен көчемне шуңа куйдым. Пикет, митинглар оештырганда аны озата бардым, озата кайттым, сакладым, якладым, берни борчымасын өчен барлык тырышлыгымны куйдым. Чыгышларын тыңладым һәм тулысынча риза булдым. Мин аңа тулысынча ышанам. Лилия – гаделлек өчен көрәшүче шәхес. Таяныч буласым килде.

Туган нигезгә кайту һәм әни белән танышу

Лилия минем авылга кайтасы килде. Мин – Башкортстанның Иске Балтач малае. Шунда тудым, шунда үстем. Әткәй белән әнкәй гаделлек белән мал тапты, безне дә шуңа өйрәтте. Лилия бер көнне авылыңа кайтасым, якыннарың белән танышасым килә диде. Әле "Ояласыңмы әллә?!" дип сорады. Мин биш куллап риза! Кайттык, башта әтинең каберенә зиратка кердек, дога кылдык. Аннары минем туган нигезгә кайттык. Әни Лилиягә карап торды да иске фотоальбомыннан үзенең яшьлек фотосын күрсәтте. Иске фотосурәттә нәкъ минем Лилия карап тора! Шулкадәр охшаш алар. Әни миңа аерым: "Улым, хаталана күрмә, Лилияне кулыңнан ычкындырма" диде. Бу әнинең фатихасы булды.

Изолятор һәм "Лилия, миңа кияүгә чык!" тәкъдиме

Лилия эшләвен дәвам итте, ә мин аның янында булдым. Хәлләр кискенләшә иде бит, әмма Лилия эшен ничек эшләде, шулай дәвам итте. Миңа Лилиянең исән-имин булуы гына кирәк иде. Ул – минем яшәү мәгънәсе. Безнең мәхәббәт барысыннан да кадерлерәк. 2021 елның башында Алексей Навальный Русиягә кайтты, аны кулга алдылар. Русия буенча урам җыеннары узды, Уфада да булды ул. Беренчесендә Лилия өйдән дә чыга алмады. Икенче тапкыр урам җыены узган урынга килүе булды аны шунда ук кулга алдылар. Мин аны Уфа буйлап эзләдем һәм Колгуевская тикшерү изоляторында эзләп таптым. Аның янына керү вәкаләтем бар иде. Караңгы төрмә, Лилияне кочакладым да: "Лилия, башкача яши алмыйм синсез, чык миңа кияүгә" дип тәкъдим ясадым. Ризалашты. Ник өч ел буена моны сузып йөрдемме? Сантый булганмын. Бер яктан үкенәм, вакыт узды, әмма икенче яктан кешеләргә ярдәм итәм, тормышны үзгәртәм дип эшкә тотынган, Уфадагы штабны оештырып йөргән, төрле проектлар белән мәш килгән Лилияне өйдә ябып куярга минем хакым бар идеме? Юк дип саныйм.

Принцесса һәм пар балдаклар

Туйга ике ай әзерләндем. Нәрсә телисең, шулай булачак дидем үземә дә, Лилиягә дә. Икебезгә махсус алмаз ташлары белән пар балдаклар ясаттым. Күлмәкне ниндине теләде, шундыйны тектерде. Лилия – минем принцесса һәм мин аны аждаһалар авызыннан коткарасым килеп Уфадагы манаралы бинадагы ресторанны аерып алдым һәм икебез өчен мәңге истәлекле туй булсын дип тырыштым, акчамны кызганмадым. Һәм бу шулай булды да, мин иң бәхетле кеше, яраткан кешем белән туй көнем хәтердә иң җылы итеп искә алырлык көн булып калды. Беләсезме, Лилия минем тормышымны җете төсләргә баетты, миңа аның белән рәхәт һәм җиңел иде. Безнең фатирдагы аш бүлмәсеннән таң атып кояш өйне нурга күмә иде. Һәм ахшам вакытында кояш безнең йокы бүлмәсендә хушлаша иде. Лилиянең йөзен кояш нурларын иркәләгәнен күзәтергә ярата идем, аңа кайчак иртәнге аш әзерләргә ярата идем. Җиде ай дәвам итте безнең гаилә тормышы, җиде ай тынычлык һәм рәхәтлек, җиде ай кадер һәм мәхәббәт...

Аерылышу һәм төрмә бусагасын таптау

2021 елның 9 ноябрендә безнең ишекләрне иртәнге 6да әзмәвердәй ирләр бәреп керде. Мин дә, Лилия дә йоклый идек. Мин иртәнгә таба гына йоклап киткән идем, аңа кадәр кич буена, төнлә эчем пошты. Күңелем нидер сизде, әмма ни булачагын сизмәгәнмен, аңламаганмын. Бөтен телефон, компьютерларны тартып алдылар, хәтта хатынымның акчаларын да алып чыгып киттеләр. Лилияне кулга алдылар һәм тикшерү изоляторына алып киттеләр. Аннары ни булганын сез беләсез... Уфадан Лилияне безгә әйтмичә Мәскәүгә алып киткәнен белгәч, мин аның әти-әнисе белән очраштым да беренче рейс белән Мәскәүгә чыгып киттем. Ник мин Уфада кала алам ди? Минем хатыным Мәскәү төрмәсендә булганда мин ничек Уфада яши алам? Кем аңа кирәкле әйберләрен илтәчәк? Аңа витаминнар кирәк, сыйфатлы ризык кирәк. Урам себерүче булып эшләргә туры килсә, эшлим, мин эштән курыкмыйм. Әмма минем Лилиямдә иң тәмле җимешләр булачак. Мин аны көтеп үләргә дә мөмкинмен, әмма Аллаһ белән очрашсам, тәүбә итеп, аның мине Лилия янына этме, песи рәвешендәме кире кайтаруны сораячакмын. Сандугач булып Лилиям янына кайтырмын, янында сайраячакмын, ул мине таныячак. Әмма мин исән-сау булганда хатынымны төрмәдән чыгарыр өчен бөтен көчемне куячакмын. Мин – татар ире, мин хатынымны якларга тиешмен. Минем хатын террорист түгел, ул җинаять кылмады. Гаделлек өстенлек итәргә тиеш.

6 февраль Лилия Чанышеваның туган көне. Алмаз аны ничек котларга, күңелен ничек күрергә икәнен белми. Коронавирус сәбәпле Мәскәүнең барлык тикшерү изоляторларына керү дә, кирәк-яраклар да бирү дә тыелды. Алмаз өчен бердәнбер юл - почта калды. Ул бүгенге көндә "посылка" һәм хаты вакытында барып җитсен иде, күчтәнәчләр, бүләкләр туплау мәшәкатьләре белән йөри. Алмаз Гатин Лилиягә кешеләр хатлар язсын иде, "Җылы сүз - җанга дәва, Лилия куаныр иде", дип әйтә.

* * *

"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында әлеге вакытта изоляторда утыручы активист Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатинның мәхәббәт һәм тугрылык тарихы турында сөйләштек.

Мәхәббәт һәм төрмә: тугрылык һәм батырлык тарихы
please wait

No media source currently available

0:00 0:27:33 0:00


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG