Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге кичекмәстән Лилия Чанышеваны азат итәргә өнди


Алексей Навальный белән Лилия Чанышева
Алексей Навальный белән Лилия Чанышева

Белдерүдә шулай ук Алексей Навальныйны да кичекмәстән азат итү өндәве бар. 

Европа берлеге Русия хакимиятен Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә өндәде. Бу хакта 17 гыйнвар көнне Европа берлегенең чит ил эшләре һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель белдерүендә әйтелә.

— Без Навальный оешмалары челтәре әгъзаларын, шул исәптән Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны эзләрлекләүне хөкем итәбез. Без Русия хакимиятен аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итүенә өндибез, — диелә белдерүдә.

Мөрәҗәгатьтә Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның илгә кайтып, кулга алынуына бер ел тулу уңаеннан чыккан. Навальный "Новичок" төркеменә караган химик матдә белән агуланганнан соң, озак вакыт Германиядә тернәкләнү узган иде. Илгә кайтуга оппозиция сәясәтчесе кулга алынды, соңрак мәхкәмә аны 2014 елгы җинаять эше нигезендә колониягә җибәрде. Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе моны канунсыз дип тапкан иде.

Европа берлеге Навальныйны эзләрлекләүне һәм аны колониягә җибәрү карарын сәяси дип санавын ачык белдерде. Белдерүдә шулай ук Навальныйны да кичекмәстән азат итү өндәве бар.

Боррель белдерүендә "Новичок" төркеменә караган химик матдә белән агулау рәвешендә Навальный гомеренә һөҗүмне Европа берлегенең кискен рәвештә хөкем итүе" һәм "Русиянең әлеге һөҗүмне ачык рәвештә һәм озак тотмыйча, кичекмәстән тикшерүен өндәве" әйтелә.

Навальный Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Моннан тыш хакимиятләр Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылган иде.

2021 ел эчендә Русия хакимияте Навальный белән бәйле булган сәяси
структураларны тулысынча юк итте. Аның штаблары һәм ул
оештырган "Коррупциягә каршы көрәш фонды" "экстремист оешмалар" дип танылды, аларның дистәләгән әгъзалары яки сак астында тотыла, яки Русиядән күченеп китәргә мәҗбүр булды, араларында Навальныйның федераль штабының элеккеге башлыгы Леонид Волков, Коррупциягә каршы көрәш фондының мөдире Иван Жданов һәм фонд юристы Любовь
Соболь
бар. Навальныйның үзенә карата исә тагын берничә җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG