Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Навальный көрәштәшләренең Youtube каналларын томалауны таләп итә


Леонид Волков
Леонид Волков

Роскомнадзор Google ширкәте алдына Леонид Волков, Владимир Милов һәм Георгий Албуровның каналларын ябу таләбен куйган.

Роскомнадзор (РКН) Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның көрәштәшләре Youtube-та алып бара торган каналларын томалауны таләп итә. Бу турыда хатны оешма Google ширкәтенә юллаган. Леонид Волков, Владимир Милов һәм Георгий Албуров каналлары турында сүз бара. Бу турыда алар социаль челтәрләрдә үзләре хәбәр иткән.

YouTube РКН таләбен Волковның үзенә юллаган. Роскомнадзор Леонид Волковның каналында "киңкүләм чуалышларга, экстремистлык эшчәнлегенә чакыру, расланган тәртипне бозып оештырылучы киңкүләм чараларга чакыру, теләнмәгән дип танылган оешмаларның мәгълүмати материаллары" бар дип саный. YouTube Волковны бу төр контентны каналдан алып куярга кирәклеге турында кисәткән.

Шундый ук хатлар килүен Милов һәм Албуров та хәбәр иткән. Волков һәм Албуровның каналларында 100 меңнән артык язылучы, алар анда актив чыгыш ясый, Албуров бик актив түгел.

Дүшәмбе Роскомнадзор Алексей Навальныйның үзенең дә сайтын томалап куйды. Моннан тыш, Русия хакимияте тарафыннан экстремист дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган "Коррупциягә каршы көрәш фонды" белән бәйле дип саналган 40тан артык ресурс шулай ук ябылды.

23 июльдә шулай ук Навальный белән бәйле "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" да Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" оешмалар исемлегенә кертелде. Бу фондны июньгә кадәр Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева җитәкләгән булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG