Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Алексей Навальный сайтын томалады


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный көрәштәше Леонид Волков сүзләренчә, оппозиционер белән бәйле барлыгы 49 сайт томаланган.

Роскомнадзор оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный сайтын томалаган. Бу хакта Навальный такымы хәбәрендә әйтелә. Роскомнадзор реестрында язылганча, томалау Баш прокуратураның 15 июньдә чыгарган карарына нигезләнә. Моңа кадәр Навальный штаблары сайтлары да томаланган иде.

Сайтка керүне чикләү сәбәбе дип сайтта "киңкүләм чуалышларга, экстремистик эшчәнлек кылуга, тиешле кагыйдәләрне бозып уздырылган ачык чараларда катнашырга чакыру" аталган.

Навальный көрәштәше Леонид Волков сүзләренчә, оппозиционер белән бәйле барлыгы 49 сайт томаланган.

22 июльдә Навальный сайтында Русия думасы рәисе Вячеслав Володин гаиләсе бизнесы турында тикшерү чыкты. Материалда Володин туганнары Мәскәүдә төзелеш өчен җир сатуда якынча 5 млрд сум акча эшләгән диелде.

  • 9 июндә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальный оешмаларын экстремист дип таныды. Мәхкәмә карары нигезендә "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК), "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә элегрәк "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертелгән иде) һәм Навальныйның төбәкләрдәге штаблары эшчәнлекләре тыелды.
  • Алексей Навальныйны гыйнварда Германиядән кайтканда кулга алдылар. Ул анда агуланудан соң дәваланган иде. Февральдә оппозиция сәясәтчесен "Ив Роше" эше нигезендә ике ел да сигез айга колониягә җибәрделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG