Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Навальный оешмаларын экстремист дип таныды һәм эшчәнлеген тыйды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Коррупциягә каршы көрәш фонды, "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә "ят агент" дип танылган) һәм Навальный штаблары эшчәнлекләрен кичекмәстән туктатырга тиеш була.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган оешмаларны экстремист дип таныды һәм аларның эшкәнлеген канунга каршы килә дип игълан итте. Мәхкәмә карары чәршәмбе кич чыкты. "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК), "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә элегрәк "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертелгән иде), һәм Навальныйның төбәкләрдәге штаблары эшчәнлекләрен кичекмәстән туктатырга тиеш була.

Шул ук вакытта мәхкәмә карары шикаять ителергә мөмкин диелә.

Мәхкәмә утырышы 12 сәгатьтән артык дәвам иткән. Утырыш ахырында ФБК адвокатлары барысы да процесстан чыккан, алар мәхкәмә гаделсез алып барыла дип белдергән.

Моңа кадәр Русия думасы экстремист оешмаларга катнашы булган затларга теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлауларда намзәт булуны тыючы канун кабул иткән иде. Җәмгыятьтә бу канунны "ФБКга каршы канун" дип тә атадылар. Әлеге канунга ярашлы, Навальный нигез салган оешмаларның җитәкчеләре, бу оешмаларда торучылар һәм хәтта аларга теләктәшлек белдерүчеләр дә сайлауларда катнаша алмаячак. Бу тыю канун кабул ителгәнгә кадәр булган өч елны да үз эченә ала.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашларның хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять бирде.

Әлеге оешмалар булып кыланып, чынлыкта Русиядә "теләнмәгән" дип танылган чит ил һәм халыкара оешмалар эшли, дип белдерде прокуратура.

Апрель ахырында Росфинмониторинг Алексей Навальный штабларын экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG