Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Уфа активисты Лилия Чанышеваны сәяси тоткын дип таныган


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Чанышеваны эзәрлекләү Русиядә системлы булмаган оппозицияне тулысынча бетерүгә юнәлгән, дип саный хокук яклаучылар.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте тарафыннан ят агент булып танылган) Уфа активисты Лилия Чанышеваны сәяси тоткын дип саный. Бу хакта үзәк сайтында белдерелә.

Оешма фикеренчә, Чанышеваны эзәрлекләү Русиядә системлы булмаган оппозицияне тулысынча бетерү һәм илдән Алексей Навальный тарафдарларын куып чыгаруга юнәлгән репрессив хәрәкәт өлеше булып тора.

— Без Лилия Чанышева һәм бу эшнең башка фигурантларын (шул исәптән Алексей Навальный һәм Павел Зеленскийны) кичекмәстән азат итәргә таләп итәбез. Без оппозиция вәкилләрен канунсыз эзләрлекләүдә гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга һәм бу эшләр буенча гаепләнгән, Русиядән китәргә мәҗбүр булган активистларга карата эшләрне туктатырга өндибез, — диелә үзәк белдерүендә.

Хокук яклаучылар шулай ук Навальный структуралары җитәкчеләренә каршы ачылган яңа җинаять эшләре "пропагандистик бурычлар үтәүгә" һәм Навальный һәм аның тарафдарларының кануни сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баруга киртә куюга юнәлгән дип саный.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Алексей Навальный һәм аның тарафдарларына каршы экстремистик җәмгыять булдыру турында җинаять эшен дә ачуны кануни түгел дип саный. "Күп еллар дәвамында Навальный структуралары Русия юстиция министрлыгы тарафыннан күп тапкыр тикшерелгән, аларның хисапларына күрә, экстремистик эшчәнлек булмаган", диелә белдерүдә ("Навальный штаблары" Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды).

Уфа активисты, Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү белдерелде. Активист үз гаебен танымый.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды. Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.

Июньдә Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм Навальный штабларын Русиядә экстремист оешмалар дип таныдылар һәм Мәскәү прокуратурасы дәгъвасы нигезендә аларның эшчәнлеген тыйдылар.

Навальный оешмаларының төбәкләрдәге элеккеге координаторларының өчтән береннән артыгы Русиядән киткән. Элеккеге 38 координаторның 14-е чит илдә яши, дип яза медиа чаралары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG