Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штаблары экс-координаторларының өчтән бере Русиядән киткән


Иркутскида Навальный штабы, архив фотосы
Иркутскида Навальный штабы, архив фотосы

Элекке 38 координаторның 14-е чит илдә яши. Шулай ук тагын икесе күченеп китәргә мөмкин булуын белдергән.

Алексей Навальный штабларының ("Навальный штаблары" Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) төбәкләрдәге элеккеге координаторларының өчтән береннән артыгы Русиядән киткән, дип яза "Коммерсантъ".

Басма мәгълүматына күрә, элеккеге 38 координаторның 14-е чит илдә яши. Тагын өчесенең кайда булуы билгесез. Шулай ук тагын икесе күченеп китәргә мөмкин булуын белдергән.

"Коммерсантъ" белән әңгәмәләре вакытында кайбер активистлар эзәрлекләүләр аркасында үзләренә Русиядән китү авыр булачагын искәрткән. Кемероводагы штабның элеккеге җитәкчесе Станислав Калиниченко тентүдән соң полиция аның паспортын "юк итүе" турында сөйләгән.

Элекке координаторларның сигезе җинаять эше фигурантлары булып тора, икесен җинаятьләргә катнашы булуга тикшерәләр, дүртесенә җәза билгеләнгән инде.

Штабларның элеккеге җитәкчеләре арасында тугызы гына сәясәт белән шөгыльләнүен дәвам итә: аларның җидесе үз проектларын ачкан, икесе җирле депутатлар булып тора.

Соңгы атнада Навальный штабларының ике элеккеге җитәкчесе – Новосибирскидан Сергей Бойко һәм Петербурдан Ирина Фатьянованың илдән китүе турында билгеле булды. Русиядән чыгып китүләрен икесе дә Навальный штабының Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага "эктремист төркем оештыру" турындагы җинаять эше ачылу белән аңлаткан.

Ноябрь башында Чанышеваны "экстремист төркем оештыру" эше нигезендә кулга алдылар (Җинятьләр кодексының 282.1 маддәсе, 1 өлеше). Бу маддә 6 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Активистны тикшерү изоляторына җибәрделәр.

Июньдә Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм Навальный штабларын Русиядә экстремист оешмалар дип таныдылар һәм Мәскәү прокуратурасы дәгъвасы нигезендә аларның эшчәнлеген тыйдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG