Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат "Э" үзәге хезмәткәренең Лилия Чанышевага янаулары турында сөйләде


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Владимир Воронин сүзләренчә, Уфадан Мәскәүдәге 6нчы тикшерү изоляторына күчергән вакытта "Э" үзәге хезмәткәре аның "телен чишәргә" тырышкан.

Адвокат Владимир Воронин Уфадагы Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышевага Уфаның экстремизм белән көрәш үзәге вәкиленең янаулары турында белдерде. Ул бу хакта Instagram-дагы сәхифәсендә язып чыкты.

Воронин сүзләренчә, Чанышеваны Уфадан Мәскәүдәге 6нчы тикшерү изоляторына күчергән вакытта "Э" үзәге хезмәткәре аның "сындырырга" тырышкан.

Ул Чанышеваның иреккә бары тик 2030 елда гына чыгачагын әйткән, Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) һәм Навальный штабларының структурасы һәм иерархиясе турында сөйләргә үгетләгән, шулай ук "шәһәр үзәгендә офис яллап тору өчен шулкадәр күп акчаның кайдан килүе" белән кызыксынган, дип яза Воронин.

"Сөйләшү барып чыкмаган билгеле, чөнки Лилия адвокаттан башка опер белән сөйләшүнең тыелганлыгын белә" дигән Владимир Воронин.

Адвокат сүзләренчә, Лилия Чанышеваны Уфадан Мәскәүгә 30 сәгатькә якын вагонзакта утыртып алып барганнар. Хәзерге вакытта ул карантинда, ике кешелек камерага берүзе генә урнаштырылган. Киләсе атнадан аны гомуми камерага күчерәчәкләр дип хәбәр иткән Воронин.

Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Бу маддә нигезендә алты елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Җирле Навальный штабының берничә элеккеге хезмәткәренең өйләрендә тентү уздырдылар.

Җәза төрен билгеләү уңаеннан узган мәхкәмәдә Чанышева үзен йөкле дип уйлавын белдерде, әмма мәхкәмә аны тикшерү изоляторына җибәрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG