Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Навальный тарафдарларында тентүләр узган. Лилия Чанышева тоткарланган


Лилия Чанышева ире Алмаз белән
Лилия Чанышева ире Алмаз белән

Башкортстанда һәм Кемерово өлкәсендә Навальный тарафдарларында тентүләр узган. Навальный штабының Уфадагы элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева 48 сәгатькә тоткарланган.

9 ноябрьдә полиция Башкортстанда һәм Кемерово өлкәсендә яшәүче активистларга тентү уздырырды. Алексей Навальный штабының (Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышева 48 сәгатькә тоткарланган. Ул экстремистик җәмгыять булдыруда шикләнелә. Бу хакта Азатлыкка Башкортстандагы Навальный штабы активисты Ольга Комлева хәбәр итте.

Чанышевадан тыш полиция штабның элеккеге юристы Федор Телин, активистлар Альберт Гаскәров, Ольга Комлева, Виктор Прядильщиков һәм Рөстәм Мулюковның өйләренә дә тентү уздырды. Кайбер активистларны сорау алу өчен Тикшерү комитетына алып киттеләр.

Комлева Азатлыкка әйтүенчә, аңа тентү белән сәгать иртәнге алтыда килгәннәр.

Ольга Комлева
Ольга Комлева

"Мин Уфада үз йортым белән яшим. Бикләнгән тимер капканы ватып кергәннәр. Ишек шакыдылар. Мин ваннада идем. Тузган баш белән барып ачтым. Фамилияләрен әйткәндә туңып басып тордым. Тентүгә килгән кешеләрнең икесе корал белән иде. Тагын бер тикшерүче, эксперт, Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән ("Э" үзәге) хезмәткәрләр килделәр. Шулай ук шаһитлык итүче ике кыз булды, әмма урамнан алып кергән кызлар түгел икәннәре күренеп тора инде. Иртәнге сәгать алты бит. Аларны үзләре белән алып килгәннәр. Алар үз фамилия-исемнәрен дә әйтмәде.

Тентү вакытында улымның компьютерын, минем ноутбук һәм мобил телефонымны, шулай ук вак-төяк, флешка, дискларны алдылар. Элемтәне томаладылар, тентү вакытында интернет булмады.

Өч сәгать буе тентеделәр. Минем сәгать 10да мәхкәмәгә барасым барлыгын әйттем, элек канунсыз тоткарлаулары өчен "Э" үзәгенең полиция хезмәткәрләрен мәхкәмәгә биргән идем. Шуңа сәгать 9да алар тентүне тәмамлады һәм мин мәхкәмәгә киттем", диде Комлева.

Мәхкәмәдән соң ул кабат тикшерү комитетына килгән. Ул вакытта инде Лилия Чанышевадан тыш, башка тоткарланучылардан сорау алу тәмамланган булган.

"Тикшерүче Навальный штабы, Коррупциягә каршы көрәш фондына (ФБК) каршы барган уртак эшкә бәйле сораулар бирде. Җәй көнне мине инде бу хакта бер сораганнар иде. Ул вакытта Мәскәүдән тикшерүчеләр килде.

Бу юлы да Мәскәүдән тикшерүче килгән дип аңладым. "Миңа телефонымны кайчан кайтаралар?" дип сорагач: "Белмим, Мәскәүдән тикшерүче килде, ул хәл итәчәк", диде миннән сорау алган тикшерүче. Минем өйдәге тентүне Уфа тикшерүчесе уздырды" диде Азатлыкка Ольга Комлева.

Уфада журналист Анастасия Денисенко фатирында да тентү үткәргәннәр. Аңа да бүген иртәнге сәгать 6да ук килгәннәр.

Журналистның әнисе Татьяна Денисенко "Эхо Москвы"га сөйләгәнчә, аларның өенә оператив төркем шаһитллык итүче белән килгән, тентү Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карары белән башкарылган.

"Анда әллә никадәр маддә бар, Навальныйга, Албуровка һәм исемнәре еш яңгыраган башкаларга карата эш ачылган. Аңлавымча, экстремист оешма оештыру сәбәпле. Тентүне исә экстремист эшчәнлеккә иганә күрсәтү өчен каралган документлар, предметлар һәм акчалар табу өчен уздыралар" дигән ул.

Юрист сүзләренчә, ул оператив төркемдә унлап кеше санаган, араларында автомат тоткан СОБРчылар, тикшерүче һәм шаһитллык итүчеләр булган.

Кемеровода полиция Навальныйның элеккеге көрәштәшләре Дмитрий Диденко һәм Елизавета Славинскаяга һәм активист Дарья Романчукка килгән. Диденконы көч кулланып тоткарлаганнар, фатирының ишеген ватып кергәннәр дип хәбәр итә хокук яклаучылар.

Тентү вакытында Диденко һәм Романчукның бөтен җиһазларын тартып алганнар. Славинскаяның фатирында исә, ул COVID-19 белән авырый дип шикләнгәнгә, тентү уздырып тормаганнар. Шулай да активистны сорау алырга Тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Сорау алу вакытында Дмитрий Диденкодан социаль челтәрләр һәм мессенджерлар, Коррупциягә каршы көрәш фондына (Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды) иганә, Навальный штабындагы эшчәнлек турында сораштырганнар.

Новокузнецкида Русия думасына элеккеге намзәт Денис Шакинны тоткарлап сорау алуга алып киткәннәр. Шулай ук бу шәһәрдә "Весна" хәрәкәте активисты һәм "Скат.медиа" техник мөдире Федор Регузовның йортында да тентү уздырылган. Сорау алулардан соң Шакин һәм Регузовны шаһитләр статусында чыгарып җибәргәннәр. Шакинның техникасын һәм каты диск саклагычын тартып алганнар.

Адвокат Александр Деревянкин фаразларына күрә, Уфа һәм Кемероводагы тикшерү эшләре бер үк җинаять эше уңаеннан, Алексей Навальныйга каршы берләштерелгән эш аркасында уздырылган.

2021 ел башында чит илдә дәваланып Русиягә кайткан Алексей Навальныйны сак астына алгач һәм аны хуплап оештырылган протест чараларын куып тараткач хакимиятләр оппозиционер тарафдарларына каршы репрессияләр башлады. Навальныйның оешмалары экстремист дип танылды, аның күпчелек көрәштәшләре төрле сәбәпләр аркасында җинаять эзәрлекләвенә дучар булды, кайберләре Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG