Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар оешмасы Айрат Дилмөхәммәтов гомеренә куркыныч янау мөмкинлеге турында кисәтә


Айрат Дилмөхәммәтова Самардагы мәхкәмәдә, 14 июль 2020
Айрат Дилмөхәммәтова Самардагы мәхкәмәдә, 14 июль 2020

Башкорт милли сәяси үзәге Украинада сугыш башланганнан бирле сәяси тоткын Айрат Дилмөхммәтовның гел йә штраф изоляторына, йә камера тибындагы бүлмәгән ябылуы турында хәбәрдар булуын белдерде. Дилмөхәммәтов Байкал артындагы Чита шәһәренең 5нче колониясенә озатылган иде.

Болай сәбәпсез штраф изоляторына, камерага даими ябулар төзәтү колонияләренең эшен бишгеләүче кануннарны бозудан тыш, тоткынның гомеренә куркыныч та тудыра яки кимендә сәламәтлегенә зыян китерә ди сәяси үзәк.

Аның язмышын бөтен башкорт милли хәрәкәте генә түгел, ә алар белән хезмәттәшлек итүче Русия һәм дөнья җәмәгатьчелеге дә зур игътибар белән күзәтеп торачак

— Айрат Дилмөхәммәтов — "башкорт Навальные" яки "башкорт Нельсон Манделасы", һәм аның язмышын бөтен башкорт милли хәрәкәте генә түгел, ә алар белән хезмәттәшлек итүче Русия һәм дөнья җәмәгатьчелеге дә зур игътибар белән күзәтеп торачак. Бу уңайдан без шуны белдерәбез — Айрат Дилмөхәммәтовның сәламәтлегенә яки, Аллаһ сакласын, гомеренә зыян килсә, гаеплеләр кайчан да булса табылачак һәм җавапка тартылачак. Навальныйны агулауны тикшерү мисалларында без Җәзаларны үтәү федераль идарәсе хезмәткәрләренең исләренә төшерәбез — хәзер халыкара тикшерү оешмаларының мондый канунсыз гамәлләр өчен гаеплеләрне табарга бөтен мөмкинлекләре бар. Аннан соң алар табылганчыга кадәр гомерләре буе качып яшәргә мәҗбүр булачак, дип белдерә Башкорт милли сәяси үзәге.

Дилмөхәммәтов Русия җинаять кодексының 280.1нче маддәсе (Русия федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакыручы чыгышлар) нигезендә хөкем ителде. Бу гаепләүгә аның Ирекле Русия форумына "яңа федерация төзергә" чакырып интернет аша видеомөрәҗәгать белән чыгуы һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" в Уфе" радиосындагы "Персонально ваш" тапшыруында әйтәннәре нигез булды.

Дилмөхәммәтовка террорчылыкны аклау гаепләве дә белдерелде. Ансын Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнүчеләрне 2018 елда Уфада хөкем иткәндә аларны яклап әйткән сүзләренә нигезләделәр.

Моннан тыш, аны 2018 елның октябрендә Баймакта җирле халык белән Кавказдан килгән эшчеләр арасында булган бәрелештән соң тоткарланнарны иреккә чыгару таләбе белән әйткән сүзләре өчен экстремизмда да гаепләделәр. 2020 елның гыйнварында Башкортстандагы ФСБ идарәсе Дилмөхәммәтовка "экстремистик эшчәнлекне финанслау" гаепләве дә белдерде. Соңрак "җәмәгатьчелек алдында террорчылыкны аклау" гаепләве "террорчылыкны пропагандалау" гаепләвенә үзгәртелде.

2020 елның августында Үзәк хәрби бүлгенең Самардагы хәрби мәхкәмәсе Дилмөхәммәтовны 9,5 ел кырыс шартлы колониягә хөкем итте. Аннан чыккач та сәясәтчегә өч ел дәвамында интернет сайтлар администраторы булу һәм анда мәгълүмат урнаштыру тыелачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG