Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны өй сагына җибәрмәгән 


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Мәхкәмәдә прокурор илдәге сәяси вазгыять активистны азат итәргә мөмкинлек бирми, дип белдергән

28 февральдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, Уфадагы Алексей Навальный штабының (Русия хакимияте Навальный штабларын экстремист оешмалар дип таныды, аларның эшчәнлеге тыйды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астында тотуны 9 апрельгә кадәр озайту турындагы, Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган. Бу хакта "Idel.Реалии"-га Чанышеваның адвокатлары Даниил Берман һәм Сергей Макаренко хәбәр иткән.
— Мәхкәмәдә бернинди сенсация дә булмады, дип сөйләгән Даниил Берман. – Лилия өчен чикләү чарасы үзгәрешсез калды. Яклау тарафы, Чанышева сак астында тотыла алырдай Мәскәүдәге берничә адресны тәкъдим итте, шулай ук залог буларак бер миллион сум тәкъдим ителде, шуңа да карамастан, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе беренче инстанция мәхкәмәсенең декабрь карарын канунлы һәм дәлилләнгән дип тапты. Шулай ук яклау Басман район мәхкәмәсе карарының канунсыз һәм дәлилләнмәгән дип белдерде, чөнки анда Чанышева өчен ни сәбәпле иң кырыс чикләү чарасы сайлануы күрсәтелмәгән.

Адвокат Лилия Чанышева эзәрлекләнгән эшнең "ачыктан-ачык сәяси характерда булуын" искәрткән.

— Моны прокурор үзе дә раслады, ул илдәге сәяси вазгыять активистны азат итәргә мөмкинлек бирми дип белдерде. Сүз уңаеннан, яклау да мәхкәмәнең игътибарын сәяси вазгыятькә җәлеп итте һәм Чанышеваны азат итү дөресрәк булыр иде диде. Аны качар дип фаразларлык бернинди нигезләр дә юк, чөнки күп илләр белән һава юллары ябык, һәм хәзер Русиядән җәяү чыгып китәргә генә мөмкин инде, дигән Берман.

Адвокат Сергей Макаренко мәхкәмәдә чыгыш ясап, Чанышеваны "бары тик үзенең канунлы сәяси эшчәнлеге өчен" эзәрлеклиләр дип белдергән.
Аның искәртүенчә, Чанышеваны төрмәгә "илдәге режим утырткан", һәм әгәр ул "якын көннәрдә һәм атналарда [Украинада] җиңелсә, Чанышева, Навальный кебек үк бернинди мәхкәмә карарларыннан башка гына иректә булачак".

— Асылында, Лилия Чанышеваның язмышы хәзер Украинадагы сугыш кырларында – Киев, Харьков, Мариуполь, Николаев, Одесса янында хәл ителә, дип белдергән Макаренко.

Адвокат шулай ук мәхкәмәгә, Лилия Чанышеваны хөкем итсәләр дә, аның тиз арада акланачагына шикләнмәвен хәбәр иткән.

— Дәүләтебез тарихы белә - 1930 елларда Сталин процессларында хөкем ителгәннәр 20 елдан соң акланганнар. Хәзер вакыт күпкә тизрәк уза һәм Чанышеваны аклау өчен 20 ел кирәк булмаячак. Бу хәтта өч-биш елдан соң да түгел, өч-биш айдан, ә бәлки өч-биш көннән билгеле булачак.

Яклау беренче инстанция мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны һәм, кирәк булган очракта, Чанышевага сак астында тоту белән бәйле булмаган чикләү чарасы сайлауны таләп иткән.

Мәхкәмәдә 6нчы тикшерү изоляторыннан видеоконференция аша чыгыш ясаганда Лилия Чанышева да сәяси вазгыятькә кагылган.

— Бер атнадан 8 март бәйрәме булачак. Бу хатын-кыз матурлыгы, гармония һәм яз бәйрәме генә түгел, бу хатын-кызларның хокукларын яклау бәйрәме дә. Хатын-кыз буларак минем сәясәттә катнашырга хакым бар. Әмма, кызганыч, хакимияттәге ир-атлар беренчедән, көндәшлектән курка, икенчедән, хәзерге вакытта башка илләр белән сугышка керә. Бәлки, әгәр хакимияттә хатын-кызлар күбрәк булса, сугышлар азрак булыр иде? Бәйрәм алдыннан хатын-кызларнымиңа теләктәшлек белдерергә һәм сәясәт белән шөгыльләнү хакымны хупларга чакырам, дигән Чанышева.

Кыска тәнәфестән соң, мәхкәмә беренче инстанция карарын үзгәрешсез калдыруы турында игълан иткән.

Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан ике айга сак астына алынды. Соңрак аны сак астында тоту вакыты 9 апрельгә кадәр озайтылды. Аңа "экстремистик оешма төзү һәм аны җитәкләү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).

Лилия Чанышева үз гаебен танымый.

Гыйнвар уртасынңа Европа берлеге Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Гыйнвар ахырында Росфинмониторинг Алексей Навальный һәм аның башка көрәштәшләре белән беррәттән Лилия Чанышеваны экстремист яки террорчы эшчәнлеккә катнашы булган кешеләр исемлегенә кертте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG