Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный һәм аның көрәштәшләре террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде


Алексей Навальный үз тарафдарлары белән
Алексей Навальный үз тарафдарлары белән

Кануннар җыелмасы исемлеккә эләккән кешеләрнең банк хисапларын катыруны күз уңында тота.

Росфинмониторинг сәясәтче Алексей Навальныйны "террорчылык һәм экстремист эшчәнлеккә катнашлары барлыгы турындагы белешмәләр булган" оешмалар һәм физик затлар исемлегенә керткән.

Навальныйдан тыш исемлеккә аның көрәштәшләре дә эләккән, алар арасында Любовь Соболь, Лилия Чанышева, Вячеслав Гыймади, Георгий Албуров, Руслан Шаветдинов һәм башкалар бар.

Кануннар җыелмасы исемлеккә эләккән кешеләрнең банк хисапларын томалауны күз уңында тота.

2021 елның июнендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Коррупциягә каршы көрәш фондын, Навальный штабларын һәм "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фондын" "экстремист оешмалар" дип таныды. Росфинмониторинг аларны үз исемлекләренә әле апрельдә үк керткән иде.

2021 елның сентябрендә Навальныйга һәм аның тарафдарларына каршы "экстремист оешма" оештыру турында җинаять эше ачылды. Әлеге эш нигезендә беренче булып Лилия Чанышева кулга алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG