Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйга экстремистик оешма төзү турында җинаять эше ачылган 


Уңдан сулга: Алексей Навальный, Любовь Соболь, Иван Жданов
Уңдан сулга: Алексей Навальный, Любовь Соболь, Иван Жданов

Сүз Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм сәясәтче тарафдарларының штаблары турында бара. Бу маддәгә яраклы җәза ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Тикшерү комитеты сәясәтче Алексей Навальныйга һәм аның тарафдарларына җинаять эшен ачкан. Алар экстремистик оешма төзү һәм катнашуда гаепләнә. Бу маддәгә яраклы җәза ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Бу хакта тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Алексей Навальный, Леонид Волков һәм Иван Жданов оешманы оештыруда һәм аның белән идарә итүдә, ә Любовь Соболь, Вячеслач Гыймади, Руслан Шаведдинов һәм тагын берничә кеше бу берләшмәдә катнашуда шикләнелә. 2014 елда Навальный экстремист оешма булдырган, оештырган, ә Волков белән Жданов якын арада аңа кушылган, диелә.

Тикшерү комитеты экстремистик оешма дип Коррупциягә каршы көрәш фонды (ул моңа кадәр экстремист оешма дип табылды һәм тыелды), шулай ук төрле шәһәрләрдә оештырылган Навальный штабларын атый.

Тикшерү комитеты хәбәренә күрә, экстремистик оешманың эшчәнлеге, өлешчә алганда дәүләт хакимияте оешмаларын дискредитацияләүгә, төбәкләрдәге вазгыятьне тотрыксыз итүгә һәм халыкта каршылык кәефе уятуга юнәлдерелгән булган. Тыелган мәгълүматны таратуның бер ысулы буларак Навальныйның YouТube каналын телгә алына.

Навальный һәм аның тарафдарларына карата башка төрле, әйтик фонд акчаларын тоткан өчен зур күләмдә алдау һәм Мәскәү хөкемдары Вера Акимованы мәсхәрәләү турындагы җинаять эшләре дә ачылган.

Оппозиционер тарафдарлары Навальныйның хакимият тарафыннан эзәрлекләнүе сәяси эшчәнлеге белән бәйле, дип саный. Берничә абруйлы хокук яклау оешмасы Навальныйны сәяси тоткын дип, ә Amnesty International халыкара төркеме намус тоткыны дип таныды.

Тикшерү комитеты телгә алганнарның күбесе хәзерге вакытта чит илдә яши. Алексей Навальный Владимир өлкәсендәге колониядә утыра. Навальныйның төрмәдә утыру җәзасы 2023 елның көзендә бетәчәк.



🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG