Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.

2 февральдә Русиядәге оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга хөкем карары чыгарылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде. Навальный 3,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. Аның йорт сагында утырганы исәпкә алынып, колониядә ул 2,5 ел булачак. Әлеге карар шикаять ителергә мөмкин.

Германиядән кайткач "Матросская тишина" тикшерү изоляторына ябылган Навальный сишәмбе Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенә китерелде. Аның янына адвокатлар кертелде, залга шулай ук сәясәтченең хатыны Юлия Навальнаяга да керергә рөхсәт ителде.

Утырышны яктыртырга һәм күзәтергә килүчеләр арасында чит ил журналистлары һәм дипломатлары да бар иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова чит ил дипломатларын тәнкыйтьләде. "Гадәттә чит ил мәхкәмәләрендә дипломатлар үз ватандашларын яклый. Көнбатышлар Навальныйны "үз кешесе" дип караса да, ул Русия ватандашы. Бу инде суверен дәүләтнең эчке эшләренә тыкшыну гына түгел. Бу Русияне үз кулларында тотарга тырышуда коллектив Көнбатышның ямьсез һәм канунсыз роль үтәвен үзләре үк фаш итүе", дип язды Захарова Facebook-та.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков дипломатлар "бәйсез мәхкәмәгә" басым ясый алмый диде.

Утырыш барышында адвокатлар эш материалларына Берлинның "Шарите" клиникасыннан белешмәне теркәүне сорады. Анда Навальный Русиядә 20 августта агуланганнан соң 2021 елның 15 гыйнварына кадәр Германиядә амбулатор дәвалауда булды, ул тәмамлану белән Русиягә кайтып китте диелгән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп тага.

Адвокатлар шулай ук мәхкәмәдән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең "Ив Роше" эшенә бәйле карарын да теркәп куюны сорады. Страсбург мәхкәмәсе Навальный хокуклары бозылган, һәм хөкем карары яңадан каралырга тиеш дип нәтиҗә чыгарган иде, ул яңадан каралмады. Прокуратура каршы килмәде, документларны эш материалларына кертте.

17 гыйнварда Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, инспекциягә килеп теркәлеп йөрмәгән. Шул ук вакытта сынау мөддәте 30 декабрьдә тәмамланды, ә "Ив Роше" эше нигезендә хөкем карары – 3,5 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү – Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарында язылганча, 2014 елда Навальныйның хокукларын бозып чыгарылган булган.

Алексей Навальный 20 августта агуланып, кома хәлендә Геманиягә дәваларга җибәрелде. Ул Русиядән үз ирегем белән китмәдем дип белдерә һәм ФСИН гаепләүләрен кире кага. Навальный үзен тоткарлау ихтималын белгән килеш барыбер Русиягә кайтырга карар итте.

Навальный аны Русиянең махсус хезмәтләре президент Путин кушуы белән агулаган дип белдерә. Bellingcat чыгарган тикшерүдә ФСБ хезмәткәрләренең Навальный артыннан күзәтү фактлары китерелә, ә аларның берсе Навальныйга һөҗүм булганын таный.

Элегрәк Bloomberg үз чыганакларына таянып Навальный 13 елга төрмәгә утыртылырга мөмкин дип язган иде.

XS
SM
MD
LG