Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләрнең берсе белән сөйләшүен белдереп, язманы интернетка чыгарды


Bellingcat иллюстрациясе
Bellingcat иллюстрациясе

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный аны агулауны башкарган төркем вәкиле булуда шикләнелүче белән сөйләшүе язмасын интернеттка чыгарды.

Алексей Навальный сүзләренчә, ул агулауга катнашы булулары ихтимал берничә ФСБ хезмәткәренә, шул исәптән Константин Кудрявцевка шалтыраткан. Сәясәтче махсус әсбаб аша шалтыраткан, шуңа Кудрявцев аңа эш телефоныннан шалтыраталар дип уйлаган. Әлеге номерны ФСБ хезмәткәрләре югары дәрәҗәле офицерлар белән элемтәдә торыр өчен комутатор итеп тә кулланган диелә.

Сөйләшкәндә Навальный үзен ФСБ башлыгы Николай Патрушев ярдәмчесе Максим Устинов дип таныткан һәм җитәкчелеккә хисап язу өчен кирәк булган кайбер әйберләргә ачыклык кертүне сораган.

Алексей Навальный белән сөйләшү вакытында ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев дип аталган кеше аңа очкыч Омскида оператив төшеп утырмаса һәм ашыгыч ярдәм табиблары атропин кадамаса, Навальный үлгән булыр иде дип аңлаткан. Ул шулай ук агулаучы матдә Навальныйның эчке киеменә сыланган иде дигән.

Шалтыраткан вакытта Навальный Кудрявцевның үзе артыннан күзәтеп йөрүдә катнашканын һәм Навальныйны дәваланырга Берлинга җибәргәч Омскига очканын да белгән диелә.

Элегрәк The Insider һәм Bellingcat Кудрявцевның саклану өлкәсендә химия белгече булуын язып чыккан иде – ул Омскига махсус очкан, чөнки агу эзләрен ничек юк итәргә кирәклеген белә диелә.

Сөйләшү барышында Кудрявцев Навальный киемнәрен чистарту өчен аңа Михаил исемле кеше биргәнен әйтә, бу кеше җирле ФСБда террорчылыкка каршы көрәш бүлеген җитәкли диелә. Навальный аңа да шалтыраткан. Михаил ачык линия аша сөйләшүдән баш тарткан, ләкин киемнәрне Кудрявцевка тапшырганын раслаган һәм җирле транспорт полициясе хезмәткәрләре белән эшләвен әйткән.

Навальныйның бу әңгәмәдәше Михаил Евдокимов буларак күрсәтелә. Ул Навальный китереп салынган Омски хастаханәсендә баш табиб бүлмәсендә төшерелгән фотода сивил киемле кешеләр арасында бар диелә.

Михаил агулауны башкаручы булуы ихтимал башка кешеләрне дә атый. Шул исәптән, Bellingcat тикшерүендә аталмаган Василий Калашников та әйтелә. The Insider мәгълүматынча, Калашников – газ хромотографиясе өлкәсендә белгеч. Бу биологик үрнәкләрдә химик матдәләр, мәсәлән, нерв-паралитик агу эзләрен табуның заманча ысулы булып тора.

Узган атна башында сәясәтче Bellingcat төркеме The Insider, CNN, Der Spiegel һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды ярдәмендә башкарылган тикшерү нәтиҗәләрен бәян итте һәм агулауда Русия махсус хезмәтләрен шулай ук Русия президенты Владимир Путинны гаепләде.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда аңын югалткач, очкыч Омскида тукталды һәм сәясәтчене шундагы хастаханәге салдылар. 22 августта ул дәвалау өчен Берлиндагы хосусый хастаханәгә җибәрелде. Бундесвер лабораториясе Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен тапты һәм моны башка илләрнең лабораторияләре дә раслады.

Русия хакимияте Навальныйның Русиядә агуланган булуын кире кага, җинаять эше ачылмады.

XS
SM
MD
LG