Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: "Мине үтерергә маташучыларның барысын да беләм"


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Быелның августында агуланып, исән калган оппозиция сәясмәне Алексей Навальный үзен үтерергә маташучыларны беләм дип белдерде. Ул журналистлар тарафыннан тикшерү уздырылганын, һәм бу тикшерү нәтиҗәсендә җинаять ничек булганы ачыкланганын белдерә.

Алексей Навальный сүзләренчә, монда бер төркем ФСБ хезмәткәре турында сүз бара. Бу кешеләргә боерыкны "Русия президенты Владимир Путин бирә" ди сәясмән. "Мине кем үтерергә теләгәнен беләм. Алар кайда яшәгәнен беләм. Кайда эшләгәннәрен беләм. Мин аларның чын исемнәрен беләм. Аларның ялган исемнәрен беләм. Миндә аларның фотолары бар", дип белдерә ул. Тикшеренү нәтиҗәләре Навальный сайтында дөнья күрде.

Тикшеренүне Bellingcat төркеме The Insider, CNN, Der Spiegel басмалары һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды ярдәмендә башкарган.

Bellingcat төркеме Навальный августта Томскида булган көннәрдә ФСБ хезмәткәрләре дип фаразланган тагын өч кеше анда булган дип белдерә. Бу төркем кешеләренең берсе Владимир Паняев "Новичок" агулы матдәсен эшләү белән җитәкчелек итүче махсус хезмәтләр хезмәткәрләре төркеменә керә диелә. Навальный сүзләренчә, Паняев һәм бу төркемдәге тагын ике кеше – Осипов һәм Александров 2017 елдан башлап аны Русия буйлап сәфәрләрендә яшерен рәвештә озатып йөргән. Бу кешеләрнең очкычларга һәм поездларга алынган билетлары шуны раслаган диелә. Моннан тыш, Навальный үзен агулауга катнашы булырга мөмкин булган тагын берничә ФСБ хезмәткәре дип фаразланган кешеләрнең исемнәрен атый. Операция белән Олег Таякин җитәкчелек иткән диелә.

"Бөтен бер ФСБ департаменты югары җитәкчеләр кул астында ике ел операция алып бара, аның дәвамында мине һәм гаиләм әгъзаларын берничә тапкыр үтерергә тырышалар, химик корал яшерен дәүләт лабораториясеннән алына. Әлбәттә, шундый зурлыктагы һәм шулай озак барган операция ФСБ җитәкчесе Бортников тарафыннан гына оештырыла ала, ә ул моны Путин боерыгыннан башка башка эшләргә беркайчан да кыймас иде" дигән нәтиҗәгә килгән Навальный.

Сәясмән 20 августта агулауга кадәр дә бер сәфәре вакытында шуңа охшаш хәлсезлек билгеләре кичергәнен, ә быел җәй Калининградта хатыны Юлия дә үзендә шундый ук авыру билгеләре сизгәнен әйтә.

Тикшеренү Навальный организмына "Новичок" агуы ничек килеп эләккән дигән сорауга җавап бирми. Сәясмән үзе элеккечә үзен 19 августта кунакханәдә агулаганнардыр дип фаразлавын әйтә. Күптән түгел Sunday Times Навальныйны Омски хастаханәсендә ятканда тагын бер кат агулау омтылышы булган дип язган иде, әмма Навальныйның бүгенге материалында бу турыда сүз юк.

20 августта Томски-Мәскәү очкычында Алексей Навальныйның хәле начараеп, ул кома хәлендә Омски хастаханәсенә китерелде. Гаиләсе аны дәваларга Германиягә алып китәргә теләсә дә, Омскида табиблар моны рөхсәт итмәде. Соңрак авыруны Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр. Бундестаг лабораториясе һәм Европадагы тагын ике бәйсез лаборатория Навальный тәнендә "Новичок" төркеме агулаучы матдәсе эзләрен тапты. Русия хакимияте Навальныйның агуланган булуын кире кага, җинаять эше ачылмады.

XS
SM
MD
LG